Шәһәрнең башка иҗтимагый киңлекләрен 30-нчы апрельгә кадәр эшкәртү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанның паркларын, скверларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрен кимерүчеләрдән һәм талпаннардан эшкәртә башладылар. Дератизация һәм акарицид эшкәртү тычканнар популяциясен киметү һәм геморрагик бизгәк, шулай ук талпан энцефалитының сезонлы кабынуын булдырмау өчен кирәк.
Бүгенгә эшкәртү инде Декабристлар урамындагы «Фестиваль» бульварында, Урицкий исемендәге һәм «Сосновая роща», «Комсомолец» паркларында, Фучик урамындагы бульварда һәм Җиңү паркында узган. Шәһәрнең башка иҗтимагый киңлекләрен 30-нчы апрельгә кадәр эшкәртү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, иртә яз һәм уңайлы табигый шартлар талпаннарның активлашуына ярдәм итә. Казан Яр Чаллы һәм республиканың 28 районы белән беррәттән талпан энцефалиты буенча эндемик булып тора. Шәһәр халкы аны еш кына шәһәр яны урманнарында, урман паркларында, бакча участокларында йоктыра. Талпаннардан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе - вирус энцефалитына каршы прививка ясату. Быел республиканың 8 меңнән артык кешесенә энцефалитка каршы прививка ясау планлаштырыла.