KZN.RU порталы хәбәрчесе Казанның туган якны өйрәнүчесе Наталья Урейская белән парк аллеялары буенча йөрде һәм аның белән бергә шәһәр халкы өчен әһәмиятле булган әлеге урынның тарихына төшенде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Алена Мирошниченко). 80 ел элек, 1939 елда, Казанда шәһәрнең иң борынгы паркларының берсенә - «Крылья Советов» паркына нигез салына. Әлеге иҗтимагый киңлекнең барлыкка килүе, парк урнашкан Соцгородның бөтен микрорайоны кебек үк, Казанда авиация сәнәгате үсеше белән тыгыз бәйләнгән. «Крылья Советов» паркында бу хакта барысын да хәтерләтә – агачлар һәм фонтаннардан алып паркның иң геометриясенә кадәр. KZN.RU порталы хәбәрчесе Казанның туган якны өйрәнүчесе Наталья Урейская белән парк аллеялары буенча йөрде һәм аның белән бергә шәһәр халкы өчен әһәмиятле булган әлеге урынның тарихына төшенде.
1932 ел. Советлар Союзында индустриализация тулы куәтенә бара. Казанда авиация гиганты төзү планлаштырыла, һәм шәһәрнең потенциалын бәяләү өчен, бирегә ВКП(б) Үзәк комитеты политбюросы әгъзасы Серго Орджоникидзе килә. Ул вакытта ТАССР башкаласында 200 мең кеше яши, алар күбесенчә шәһәр үзәгенә туплана. Югары технологияле ябык цикллы авиация комбинатын төзү турындагы карар шәһәргә 100 мең кешене җәлеп иткән. «Бу шәһәрнең социаль, мәдәни, икътисади тормышында һәм статусында гаҗәеп үзгәрешләргә китергән», - дип сөйләде экскурсовод.
Аның авторлык программасының исеме – «Хыял шәһәре мифлары һәм чынбарлыгы» - очраклы түгел. Соцгород чыннан да «хыял шәһәре» буларак формалашты: биредә хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, Казанның иң зур паркларының берсе, ике мәдәният сарае, бакчачылык ширкәте урнашкан. «Соцгородка нигез салучылар кешеләрнең белем, ял итү, фикердәшләр белән аралашуга мохтаҗ булган кыйммәтле берәмлек булуын аңлады», – дип билгеләп үтте Наталья Урейская.
Шул ук вакытта бөтен «хыял шәһәре» авиация темасы белән сугарылган була. Әйтик, Соцгородтагы паркның Дементьев, Копылов һәм Кошевой урамнары белән очрашкан самолет канаты формасында проектлануын азлар гына белә. Хәзерге вакытта парк чикләре үзгәрде – «Крылья Советов»ның беренче территориясенең бер өлешен «Рубин» футбол клубы стадионнары били.
Сүз уңаеннан, Наталья Урейская сөйләвенчә, Казан командасының барлыкка килүе шулай ук авиация сәнәгате белән бәйле. Башта клуб заводныкы була һәм «747-нче почта тартмасы» дип атала. Аннары ул - «Крылья Советов», ә соңрак «Искра» дип үзгәртелә. «1964 елда Казан авиация заводы директоры Николай Максимов команданың начар уйнавын билгеләп үтте һәм аны үзгәртергә карар кылды, - дип сөйләде Наталья Урейская. – Шунда аңа «Рубин» исеме бирелә». Тик кыйммәтле таш хөрмәтенә түгел, ә радиолокация станциясе исеме буенча, алар белән Казан авиация заводында җитештерелә торган бомбардировщиклар җиһазландырылган.
Бөек Ватан сугышы еллары илебез өчен чын сынау булды, һәм «хыял шәһәре»ндә яшәүчеләрне дә бу аяп үтмәде. 1942 елда Казан авиация заводында көн саен 10-шар самолет җыйганнар. Авиация заводы эшчеләренең нәсел дәвамчылары туган якны өйренүчегә сөйләүләре буенча, кешелер станоклар янында вафат булган.
Завод директоры Василий Окулов ул вакытта сәламәтлеге өзелгән кешеләрне паркта агачлар утыртырга җибәрергә кушкан. «Бу аларны мобилизацияләячәк, саф һава да сәламәтләнүгә ярдәм итә ала дип санаган, - ди туган якны өйрәнүче. – Әлбәттә, мондый гуманлы карар белән риза булмаган кешеләр дә табылган. Тик ул чакта Василий Андреевич (Окулов - ред. иск.) җавап тапкан – агачлар утыртылган яшел парк киләчәк буыннарга мирас булып калачак. Моннан тыш, сугыштан соң биредә эшчеләр үзләре дә, аларның балалары да йөриячәк. Ә немецларның Казанга килүенә беркем дә юл куймаячак». «Крылья Советов» паркында ул авыр еллардагы вакыйгалар турында ачык һәйкәлләр яки монументлар юк. Әмма «Крылья Советов» - Казанның Горький исемендәге үзәк паркыннан соң, мәйданы, агачлар һәм куаклар саны буенча икенче парк.
«Крылья Советов» паркы территориясендә Ленин исемендәге мәдәният йорты урнашкан. Мәдәният сарае 1960 елда ТАССРның 40 еллыгына төзелә. Әмма бина төзелеше белән кыенлыклар була – бу хакта туган якны өйрәнүчегә баш архитектор-проектчы сөйләгән. «Хрущевка елларында артыклыкка каршы көрәш башлана, ә мәдәният сарае проектында ак һәм кызыл мәрмәр, имән паркет, бәллүр люстралар салынган», - дип аңлатты Наталья Урейская. Әмма архитекторлар мәдәният йорты нинди итеп проектланган, шул килеш төзи алган - бина бик матур һәм уңайлы килеп чыккан.
Мәдәният йортында Ленин исемендәге завод хезмәткәрләре тантаналы чараларда очраштылар һәм бәйрәмнәрне билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Яңа елда мәдәният сараенда 400 кешегә исәпләнгән зур өстәлләр әзерләнә. Биредә үк, мәдәният сараенда, завод хезмәткәрләре, күңелсез вакыйгаларны бергәләп үткәрәләр: һәлак булган экипажлар белән саубуллашалар.
Безнең көннәрдә мәдәният йорты, Социальгород һәм Авиатөзелеш районында гына түгел, бөтен шәһәр халкын җәлеп итү ноктасы булып кала. 2017 елда бинага капиталь ремонт ясалды. Эшләр рекордлы вакыт эчендә башкарылды, гомуми мәйданы 9 мең кв.метрдан артык булган бина эчтән дә, тыштан да ремонтланган – диварларны ныгытканнар, түбәсен алыштырганнар, бизәү эшләре башкарылган. Белгечләр Совет неоклассицизмы һәм Сталин ампиры элементларын саклап кала алдылар.
Күптән түгел «Крылья Советов» паркы үзе дә яңартылган иде. Аны реконструкцияләү ике ел дәвамында «Парклар һәм скверлар» республика программасы кысаларында алып барылды. Паркта тематик уенлы авиация җиһазлары булган балалар мәйданчыгы, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен һәм work-out тренажерлары белән җиһазландырылган заманча мәйданчык, тынычлап ял итү зонасы, җәй көне велосипед спорты белән шөгыльләнергә, роликларда һәм скейтларда йөрергә, ә кышын чаңгыда шуарга мөмкинлек бирә торган спорт юлы булдырылган.
Моннан тыш, керү төркемнәре реставрацияләнгән, үзәк аркалы керү юлы, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы ягыннан төньяк керү юлы, Олег Кошевой һәм Дементьев урамнары киселешендәге көнчыгыш керү юлы яңартылган, Дементьев урамы буенча яңа керү төркеме барлыкка килгән. Паркның төп аллеясында Совет чорындагы парклар өчен хас булган алты кырлы брусчатка кулланылган. Ул чордагы рухны саклау өчен Ленин мәдәният йорты каршындагы мәйданда тарихи формадагы бетон плитәләреннән өслек торгызыла, Михаил Ломоносов, очучылар Петр Нестеров һәм Валерий Чкалов бюстлары яңартыла.
Паркны төзекләндергәндә Совет чоры стилистикасында җәйге сәхнә торгызылды, ә Үзәк аллеяда яңа утлы-музыкаль фонтан булдырылды. Наталья Урейская сүзләренчә, дөнья хитлары белән беррәттән аның тавыш юлына «Соцгородның лирик гимны» кертелгән, аны Facebook челтәрендәге «Соцгород. Казан» туган якны өйрәнүче фикердәшләр төркеме әгъзалары язган.
Наталья Урейская 2016 елның декабрендә Facebook социаль челтәрендә «Соцгород. Казан»төркемен алып бара башлый. Аны моңа бер максат – депрессив һәм криминаль район турындагы мифны юкка чыгару этәрүе турында сөйли ул. Кыска вакыт эчендә төркемгә битараф булмаган бик күп кешеләр кушылган, алар арасында «Крылья Советов» паркын салучыларның, Соцгородны төзүчеләрнең, авиация сәнәгатен үстерүчеләрнең нәсел дәвамчылары да бар. Шул вакытта Наталья Урейская «Хыяллар шәһәре мифлары һәм чынбарлыгы» дигән авторлык экскурсиясе вакытында казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары белән даими бүлешә торган Соцгород турындагы фактларны һәм тарихларны актив җыя башлый.
Парк буйлап сәяхәт тәмамланганда, әңгәмәдәшебез үзенең максаты - Соцгородны, аерым алганда, «Крылья Советов» паркын, экскурсиягә җәлеп итә торган үзәккә әйләндерү теләге белән утаклашты. Бу шәһәр халкы өчен дә, туристлар өчен дә кызыклы булачак, чөнки биредә һәр йорт авиация сәнәгате, шәһәр һәм бөтен ил тарихына зур өлеш керткән кешеләр белән бәйле.