В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкына аларга бару өчен цифрлы пропуск биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 20-нче апрельдән үзизоляция режимы гамәлдә булган вакытта өйдән чыгуга цифрлы пропускны яңа, унберенче максат буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак - чәчтарашханәләргә бару.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Документ нигезендә, чәчтарашханә салоннары, барлык санитар нормаларны мәҗбүри үтәгәндә, киләсе атнадан үз эшен дәвам итә алачак.
Республика халкы аларга бару өчен цифрлы пропускларны махсус порталда шәхси кабинет аша гына ала алачак. Бу максат буенча пропускны SMS-хәбәр аша рәсмиләштереп булмаячак. Чәчтарашханәләргә аена бер тапкыр барырга рөхсәт ителә. Пропускның гамәлдә булу вакыты - ике сәгать.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1-нче апрельдән үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар системасы эшли. Бу вакыт эчендә сервиста бер миллионнан артык кулланучы теркәлгән. Чыгуга бирелгән кодлар саны 4 миллион билгегә якынлаша.
Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү буенча консультацияне +7(800)-250-90-33 контакт-үзәкнең бердәм номеры буенча алырга мөмкин.