Программа 5 нче һәм 6 нчы августта оештырыла
Фото: Денис Гордийко
Зөядә ике көн суднолар яр буенда торачак, бортка теләгән һәркем күтәрелә ала. Моның өчен корабль капитаннарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Шулай ук фестиваль мәйданчыгында сапбордлар һәм радиоидарәле җилкәнле модельләр прокаты оештырыла. Зөяне судан карауның тагын бер ысулы – ишкәкле көймәләрдә һәм сапларда ярышларда катнашу.
Бай программа фестиваль кунакларын утрауда да көтә. Музыкаль һәм театр коллективлары өчен сәхнәне 9 метрлы карбаста (җилкәнле-ишкәкле кәсеп һәм транспорт судносы) «Христофор» оештыралар. Концерт белән рус фолк мастеры Сергей Старостин, этно-җырчы Александр Маточкин, «Медвежий угол» һәм «Митьки» төркемнәре чыгыш ясаячак, алар шулай ук офорт станогында мастер-класслар үткәрәчәкләр. Музыкаль программа өстендә Казан җырчысы, романслар башкаручы Юлия Җиһаншина эшләгән.
Фестивальдә шулай ук зур һөнәрчелек ярминкәсе һәм мастер-класслар зонасы да эшләячәк. Тарихи рус кухнясы белгече Максим Сырников Идел кухнясы ризыкларын әзерләргә өйрәтәчәк. Фестиваль кунаклары 721 нче дебаркадерда лекцияләр тыңлый алачак, ә бәйрәмнең нәни катнашучыларын аерым театр һәм уен программалары көтә.
Фестиваль 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү бушлай. Барлык теләүчеләр өчен трансфер оештырылачак, дип хәбәр итте оештыручылар.