В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бронза скульптура биш балта остасының эшләү вакытын - җилкәнле кораб өчен детальләр эшләвен сурәтли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Дарья Черницына). Бүген Казанның Адмиралтейство бистәсендә, Урицкий һәм К.Цеткин урамнары киселешендә, «Бишбалта» һәйкәле барлыкка килде. Бронза скульптура биш балта остасының эшләү вакытын - җилкәнле кораб өчен детальләр эшләвен сурәтли.
«Бишбалта» исеме «биш балта» сүзләреннән ясалган. Шул ук исемдәге борынгы шәһәр янындагы авылда элек-электән балта осталары, урман кисүчеләр, агач осталары яшәгән. Әлеге урын суднолар төзү үзәге булып саналган, ә 1718 елда монда Петр I указы буенча Россиядә икенче Адмиралтействога (Санкт-Петербургтан соң) нигез салына һәм Россия флоты өчен кораблар төзелә башлый.
Һәйкәлнең композициясе - табигый зурлыктагы биш балта остасы һәм әйләнгән шпангоутлар рәвешендә эшләнгән арка. Киләчәктә имән периметры буенча утыртылган композицияләр фоны булачак, дип аңлатты «Бишбалта» һәйкәле архитекторы Шамил Гобәйдуллин.
Һәйкәл ачылышында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, «Бишбалта» һәйкәлен булдыру – бизнесны финанслауда һәм җирле үзидарәгә ярдәм итүдә яхшы үрнәк. «Һәйкәл булдыру турындагы тәкъдим безнең өчен зур бүләк булды. Әлеге инициативаны бик теләп хупладык», - диде Сергей Миронов. Ул шулай ук якын-тирә территорияне төзекләндерү район көче белән башкарылуын да җиткерде. Яңа скульптура композициясенең идея авторы һәм инвесторы итеп «Казан» подшипник заводы генераль директоры Даниал Бикмөхәммәтов билгеләнгән. 2014 елда ул Петрушкага һәйкәл куйды, ә быел - Бишбалтага. Һәйкәлнең скульпторы - Рөстәм Габбасов та «Петрушка» ясау өстендә эшләгән.
«Аякларында ышанычлы торган һәр эшмәкәр хәйрия эшенә үз өлешен керткән, игелекле һәм файдалы эшләр башкарган булса, бик әйбәт булыр иде. Планнарымда Балыкчы бакчасындагы фонтанны торгызу тора, балыкчыны үз мохитенә кайтарасым килә», - диде үз чиратында Д.Бикмөхәммәтов.
Исегезгә төшерәбез, бүген Адмиралтейство бакчасында Казанның иң борынгы районнарының берсе - Адмиралтия бистәсенә 300 ел тулуны бәйрәм итү узачак. Кунакларны якты концерт программасы, интерактив мәйданчыклар, аниматорлардан күңел ачу чаралары, шулай ук Казанның иҗат коллективлары чыгышы көтә, алар арасында «Ямьле» вокал төркеме һәм «Doratti» һәм «Федор Шукшин» кавер-төркеме дә бар, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.