Бу имин булмаган эпидемиологик вәзгыять фонында сәфәргә ихтыяҗның шактый кимүе белән аңлатыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Киләсе җәйге сезонга өстәмә рәвештә билгеләнгән 76 поезд җәдвәлдән чыгарыла. Шул исәптән Казанны Адлер, Новороссийск һәм Анапа белән бәйли торган поездлар да. Моннан тыш, быел май бәйрәмнәренә билгеләнгән 53 өстәмә поезд да бетерелә. Бу имин булмаган эпидемиологик вәзгыять фонында сәфәргә ихтыяҗның шактый кимүе белән аңлатыла.
Казан - Адлер юнәлеше буенча йөри торган 491/492 номерлы поезд Казаннан 12-нче июньнән (җөп көннәр буенча), Адлердан 14-нче июньнән (җөп көннәр буенча) йөрүдән туктатыла.
Казан - Новороссийск юнәлеше буенча йөри торган 509/510 номерлы поезд Казаннан 6-нчы июньнән (җөп көннәр буенча), Новороссийскидан 9-нчы июньнән (так көннәр буенча) йөрүдән туктатыла.
Ижевск/Казан - Анапа юнәлеше буенча йөри торган 515/516 номерлы поезд Ижевскидан 8-нче июньнән (җөп көннәр буенча), Анападан 11-нче июньнән (так көннәр буенча) йөрүдән туктатыла.
Казан - Адлер юнәлеше буенча йөри торган 375/117 һәм 118/376 номерлы поездлар Казаннан 8-нче апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр, Адлердан 10-нчы апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр гамәлдән чыгарыла.
Әлеге поездларга билет алган пассажирлар аларны яңадан рәсмиләштерә яки билет өчен акчаны тулы күләмдә кайтара алачак.
21-нче марттан поездларда пассажирлар агымының узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 80%-ка диярлек кимүе күзәтелә. Май-июньгә сатылган билетлар саны уртача 60%-ка кимегән, шул ук вакытта аларны кире кайтару сизелерлек арткан. Әйтик, май аендагы поездларга кайтарылган билетлар саны узган елның шул ук күрсәткечләреннән 7 тапкырга артык, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Горький тимер юллары матбугат хезмәте.