В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 29 ноябрьдә, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында «Үз мөмкинлекләреңне ачып» дип аталган инклюзив гаилә фестивале узачак. Аның кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу, спорт һәм белем бирү чаралары оештырыла.
Бу көнне яшь казанлыларны фәнни тамашада һәм сабын куыклары чарасында катнашырга чакыралар. Чара кунакларына төрледән-төрле мәйданчыклары булган спорт станцияләре, аз хәрәкәтләнә торган һәм адаптив уеннар, шулай ук инклюзив, өстәл-спорт уеннары, биюләр әзерләнә.
Оештыручылар ата-аналарга остаханәләр һәм лекцияләр уздырырга ниятли. Шулай ук чарада гаилә фотосессиясе дә үткәреләчәк, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Бәйрәм кичәсе 10:00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Фестиваль Универсиада авылы, 35 йорт адресы буенча оештырыла.
«Үз мөмкинлекләреңне ачып» инклюзив гаилә фестивале гражданлык җәмгыятен үстерүгә кагылышлы Татарстан Республикасы рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.