В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яшь катнашучыга – 21, иң олысына 35 яшь.
Фото: Мәгариф идарәсе
Быел «Ел укытучысы» конкурсы Казанда 32 нче тапкыр үткәрелә. Барлыгы 400 дән артык укытучы гариза биргән, район туры нәтиҗәләре буенча шәһәр этабына 98 педагог чыккан. Иң яшь катнашучыга – 21, иң олысына 35 яшь. Конкурсантларның 35% ы – ир-атлар, 65% ы – хатын-кызлар.
Конкурс 8 номинация буенча үткәрелә: «Фән укытучысы», «Педагогик дебют», «ОБЖ укытучысы», «Педагог-психолог», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кеше тәрбияләү». Иң күп конкурсантлар (12 шәр) – «Фән укытучысы» һәм «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинацияләрендә.
Ай дәвамында конкурсантлар жюри әгъзаларына үзләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәтә. Укытучылар күрсәтмә дәресләр үткәрделәр, методик семинарда катнаштылар, мастер-класслар оештырдылар, ә хәзер йомгаклау сынавы үтәләр – матбугат конференциясендә жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирәләр. Кичә матбугат конференциясендә «Педагогик дебют» номинациясендә чыгыш ясаучы укытучылар катнашты. Бүген сынауны «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучы конкурсантлар уза. 11 нче февральдә сорауларга фән укытучылары җавап бирәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.
Конкурста мәктәп директорлары, иҗтимагый оешма һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук узган елларда «Ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясый. Конкурсантларга төрле сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә, мәсәлән, эмоциональ януны ничек җиңәргә, балада талантларны ничек ачарга, 50 елдан соң мәктәпне нинди итеп күрәсез һәм башкалар.
«Ел укытучысы» шәһәр конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре гадәттәгечә март аенда игълан ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Россиянең Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын Казанның Мәскәү районындагы Ж.А.Зайцев исемендәге 122 нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова яклады. Казаннан катнашучы илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук РФ мәгариф министры киңәшчесе булды.