СССР спорт мастеры Шамил Ганиев истәлегенә багышланган ярышлар ел саен үткәрелә һәм ун елдан артык уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). СССРның спорт остасы Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык турнир Казанда 28-30-нчы ноябрьдә узачак. Ярышлар Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Чуашстаннан, шулай ук Түбән Новгород, Чиләбе, Ульяновск һәм Пермь өлкәләреннән килгән катнашучылар командаларын берләштерәчәк. Бүләк комплектлары 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында 13 авырлык категориясендә уйнатылачак.
Ярышларны ачу тантанасы 29-нчы ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак. Физик культура һәм спорт комитетыннан хәбәр итүләренчә, турнир ел саен үткәрелә һәм ун елдан артык уздырыла.
Шамил Ганиев СССР спорт мастеры исемен алган, берничә тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, дүрт тапкыр Идел буе чемпионы, РСФСР чемпионатының бронза призеры һәм башка бик күп ярышларда җиңүче булган. 1970 елда «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексында тренер-укытучы эшчәнлеген башлап җибәргән. Шамил Ганиев Татарстанның һәм Россиянең 60-тан артык чемпионын һәм призерын, 15 спорт мастерын һәм 100-дән артык спорт мастерлыгына кандидат әзерләгән.