В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан табиблары берничә номинациядә тәкъдим ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 22 майдан 6 июньгә кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында “Ел табибы – Ак чәчәкләр-2018” бәйгесе кысаларында онлайн-тавыш бирү бара. Казанлылар табиблар өчен үз тавышларын бирә ала.
Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнә. “Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы” номинациясе өчен тавыш биреп булмый. Һәр номинациядә өч катнашучы бар.
7-нче шәһәр клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары төркеме (6 кеше) “Уникаль очрак” номинациясендә җиңәргә мөмкин. Алар баш миендә зур шеш булган хатын-кызның гомерен саклап калдылар, аңа икенче баласын уңышлы гына табарга ярдәм иттеләр.
Табиб-физиотерапевт, Сугыш ветераннары госпиталенең Реабилитация үзәгенең фәнни җитәкчесе Резеда Бодрова “Ел табибы” номинациясендә җиңүгә дәгъва итә, ә Республика клиник онкология диспансерының радионуклид терапия бүлегенең өлкән шәфкәть туташы Гөлнара Вафина – “Ел медицина хезмәткәре”. Моннан кала, “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы июньдә узачак, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.