Бу атнада казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ТР Милли музееның филиалларына чакыралар, анда бушлай чаралар узачак.

Мисал өчен, 12 мартта Максим Горький һәм Федор Шаляпин музеена нигез салынуга 85 ел тулуга багышланган «Урын даһие» күргәзмәсе эшли башлый. Экспозициядә — раритет предметлар һәм учреждение фондларыннан иң кыйммәтле җыелмалар. Күргәзмәгә керү ирекле. Барлык теләүчеләрне 16:00 да көтәләр.

14 мартта Евгений Боратынский музеенда шагыйрә, сәнгать белгече, РФ Язучылар берлеге әгъзасы Татьяна Горкунованың Раифа Богородицкий ирләр монастыре «Притча» вокаль квартеты катнашында чыгышы була. Керү ирекле, башлана 18:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.

2025-03-10T17:22:46+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.