В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне һәвәскәрләр турниры узачак.
Фото: Денис Гордийко
Петанк-мәйданчык яр буенда пляж волейболы кыры һәм «Урам» экстрим-паркы янында урнашкан. Парковкасы да бар.
Уен 18:00 сәгатьтә башлана. Турнирда катнашучыларга инвентарьны мәйданчыкта бирәчәкләр. Анда катнашырга теләүчеләр сылтама буенча теркәлергә тиеш. Уен ике кешедән торган командага исәпләнгән. Барлык сораулар буенча +7(917)916-25-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Петанк – традицион Француз урам уены. Шарны ыргытканда уенчының аяклары җирдән аерылмаска һәм ясалган әйләнәдән чыкмаска тиеш. Уенның максаты – металл шарны цельга ыргытып, максималь баллар җыю.