Татарстан башкаласында урам кышкы фестивале старт алды, анда яңа ел бүләкләре һәм фермер продукциясе сатып алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы декабрь, Алсу Сафина). Бүген Казанда Петербург урамында, "Тукай мәйданы" метро станциясе янында "КышДаКар-фест" фестивале ачылды. Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәрендә беренче тапкыр мондый форматта – Европада популяр, әмма әлегә Татарстан башкаласы өчен яңа – чара узачак. Урам кышкы фестивалендә туганнарга һәм якын кешеләргә бүләкләр генә түгел, фермер продукциясе дә алып була. "КышДаКар-фест" бер урында 30-лап катнашучы җыйды.
Яңа ел музыкасы, төрле төстәге флагчыклар һәм гирляндалар - болар барысы да бәйрәм атмосферасын, шәһәрнең иң үзәгендә уңайлылык һәм җылылык тудыра. "КышДаКар-фестта" шәһәрлеләр һәм туристлар арасында популяр булган "Тәмле Казан" гастрономия фестивалендә катнашучыларны, шул исәптән чүпрәсез икмәк, сыр һәм башкаларны җитештерүчеләрне дә күрергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, ярминкәдә җирле сыр җитештерүчеләр дә аз түгел. Алар ярминкәгә килүчеләргә сыер, кәҗә һәм сарык сөтеннән, шафран, кинза һәм башка тәмләткечләр кушылган француз сыры камамбер һәм итальян сыры качокавалло татып карарга тәкъдим итәчәкләр .
Бүген үк, ачылу тантанасында сыр ясау буенча мастер-класс узды. Аны крафт сыр җитештерү остасы, Татарстанда сыр ясау мәктәбен ачкан беренче сырчы һәм хәзер Мәскәүдә әлеге юнәлешне уңышлы үстерүче, күпләргә ВаСЫРыч буларак билгеле булган Сергей Черкин үткәрде. Ул фестивальдә катнашучыларга өй шартларында сырны ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләде. Сергей Черкин сүзләренә караганда, ул кыш көне урамда беренче тапкыр мастер-клас үткәргән, килеп чыккан сырны ул шаяртып "Морозко" дип атаган.
Шулай ук фестивальдә казылыктан шурпа әзерләүчеләрне күзәтеп һәм бу борынгы татар милли ризыгын татып карап булачак. Шунысы кызык, әлеге ризыкларны әзерләү өчен итне ярты ел алдан какларга кирәк.
Ярминкәдәге сырлардан тыш фермер сөте, әче сөт продукциясе, традицион каймак, казылык, корт, чәй, крендель һәм баранкалар сатып алырга мөмкин. Шунда ук сувенир продукциясе, шул исәптән яңа ел тематикасы, дөя йоныннан күп санлы эшләнмәләр сатыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сатып алучылар өчен күңелле сюрприз әзерләнгән - сувенирлар һәм фермер продукциясен сатып алучылар автомат рәвештә викторинада катнашалар, анда җиңүче фермер продукциясе кәрҗиненә ия булачак.
Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әпдрәшитов белән бергә ярминкә рәтләрен карап чыкты, фестиваль кысаларында "Дустым өчен ат" акциясе узачагы турында сөйләде. Яңа ел бәйрәмнәрендә күп кенә казанлылар янына башка шәһәрләрдән дуслар һәм туганнар киләчәк һәм алар барысы бергә гадәти булмаган акциядә катнаша алачак. Моның өчен фестивальдән фотолар ясарга, аларны социаль челтәрләрдә, фестиваль исеме белән хештег - #Кышдакарфест куеп, урнаштырырга кирәк. Җиңүчене 7 гыйнварда билгеләячәкләр – ул биш килограмм какланган ат ите алачак.
Фестиваль 30, 31 декабрьдә, шулай ук 2, 3, 4, 5, 6, 7 гыйнварда – "Кольцо" сәүдә үзәге һәм "Татарстан" кунакханәсе арасында дәвам итәчәк. Сәүдә рәтләре 12.00-21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.