В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дүшәмбедән ул техник режимда эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Башта «Черек күл» паркындагы шугалакны 23 нче декабрьдә ачарга планлаштырганнар иде, әмма һава шартлары аркасында дата күчерелде. Шугалакның эш графигы һәм рәсми ачылыш программасы соңрак билгеле булачак. ТР башкаласы халкы һәм кунаклары 400 пар тимераякны арендага ала алачак. Үз инвентарең белән шугалакка бушлай килергә мөмкин.
Паркта алтынчы ел рәттән шугалак ясала, ләкин кышкы сезонда аның үз концепциясе булачак. Кара һәм ак, яхшылык һәм начарлык, игелеклек һәм явызлыкны каршы кую буларак «Чагылдыру» программаның төп темасы булачак. Концепциянең төп элементы «Кара арка» арт-объекты булачак, ул һәркемгә таныш истәлекле урынның – «Гашыйклар аркасы»ның үзенчәлекле чагылышы булып хезмәт итәчәк. Арканың акустик эффекты сәнгать объектында палиндром язмалары рәвешендә биреләчәк.
Шугалак эшен көткәндә, бу ял көннәрендә казанлылар берничә чараны – чыршы шәһәрчекләрен ачу, Раштуа музыкасы кичәсен, курчак спектаклен, перформансны һәм хайкингны бушлай карый алачаклар.
Ачык һәм ябык шугалак, хоккей тартмалары һәм чаңгы трассалары исемлеге һәм аларның эш режимы белән сылтама буенча KZN.RU порталында танышырга мөмкин.