12 декабрьдә «Казан» Гаилә үзәгендә «Биш гаҗәеп тел» темасына психолог белән ачык очрашу узачак. Тыңлаучыларга озак һәм сәламәт мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Килүчеләр шулай ук үзләрен һәм якыннарын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк гамәли киңәшләр һәм тәкълимнәр алачак. Лекцияне гаилә психологы Диана Колесникова һәм тән терапевты Станислав Никуличев үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Катнашу өчен алдан
сылтама буенча теркәлергә кирәк. Очрашу 18:00 сәгатьтә Сибгать Хәким урамындагы 4 нче йорт адресы буенча Никахлашу сараеның өченче катындагы залында башлана.
Исегезгә төшерәбез, быел шәһәрдә гаилә институтын ныгыту өчен 300гә якын чара
оештырылды . Алар арасында – мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Гаилә белеме дәресләре, «Яшь гаилә мәктәбе» проекты кысаларында очрашулар. Ел башыннан яшьләр өчен барлыгы 27 дәрес үткәрелгән. Ә «Яшь гаилә мәктәбе»нә никахлашучы җиде меңгә якын пар килгән. Аерылышырга теләүче ир һәм хатын белән 100 дән артык медиатив очрашу уздырылган – аларның нәтиҗәләре буенча 60 тан артык пар элек бирелгән гаризаларын кире алган.