Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2023, 16:45

Мәскәү районының «Яшәү яме» проекты катнашучылары арасында шахмат турнирында катнашу өчен теркәлү ачык

Ярышларга һәвәскәрләр һәм профессионаллар кушыла ала

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Казанның Мәскәү районындагы «Яшәү яме» проектында ктанашучыларны шахмат буенча турнирда катнашырга чакыралар. Ул «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында узачак.

Ярышларга 55 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәрләр һәм профессионаллар кушыла ала. Җиңүчеләр һәм призерлар 16 нчы декабрьдә шәһәр этабында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары командалары составында чыгыш ясаячак. +7(843)223-29-99 (өст.3461, 3462) телефоны буенча турнирда катнашу өчен теркәлергә һәм өстәмә мәгълүматны алырга була.

Ярышлар 12 нче декабрьдә Академик Королев урамы, 47 адресы буенча «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак. Катнашучыларны 9:00 сәгатьтә җыячаклар, уеннар бер сәгатькә соңрак башлана, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында 10 спорт төре буенча ярышлар үткәрелә, шул исәптән йөзү, чаңгы узышлары, төньяк йөреш, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һ.б. Ярышларга әзерләнү һәм «Яшәү яме» проектының физик формасын саклау максатларында 20 муниципаль спорт объектында бушлай күнегүләр оештырылган, алар бик популяр.

Октябрьдә «Йөзьяшәрләр уеннары» тантаналы рәвештә ачылды. Катнашучылар өчен зур спорт бәйрәме оештырылды, аңа шәһәрнең барлык районнарыннан 350 ләп кеше, шулай ук 800 дән артык җанатар кушылды.

Барлык яңалыклар