В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сайлап алу турларында җиңүчеләрне С.СәетГалиев исемендәге мәдәният йортында гала-концерт көтә
Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сәнгать иҗатының XVII «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Бу ялгыз башкаручылар яки коллективлар булырга мөмкин; яшь буенча чикләүләр юк. Чарада 200дән артык катнашучы булыр дип көтелә.
Сайлап алу туры өчен кандидатларга иҗади номер: җыр, бию, әдәби әсәр уку, музыка инструментында уен әзерләргә кирәк булачак. Чыгышның озынлыгы 2,5 мин тан артмаска тиеш. Тагын да тулырак мәгълүматны нигезнәмәдән белергә мөмкин.
Сайлау турлары махсус рәвештә онлайн-форматта үткәрелә. Катнашуга гаризалар 15 октябрьгә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: vzd_sov_2023@mail.ru.
Җиңүчеләрне С.СәетГалиев исемендәге мәдәният йортында гала-концерт көтә, анда алар быелның 29 ноябрендә чыгыш ясый алачак.
Исегезгә төшерәбез, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нәфис иҗат фестивале «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» Казанда 10 елдан артык вакыт ел саен уза. Узган ел сайлап алу турларында 600 кеше катнашты. 200 конкурсант финалга уздылар һәм С.СәетГалиев исемендәге мәдәният йортында зур концертта чыгыш ясадылар.