В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионының чаңгы трассасында узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Катнашучыларны Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионының чаңгы трассасында 8-нче гыйнварда узачак Раштуа чаңгы спринтына теркәү башланды. Ярышлар классик стильдәге спринт формасында 1200 метр дистанциягә узачак.
Катнашучылар биш төркемдә көч сынашачак: 2006-2007 елгы егетләр һәм кызлар, 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар, 2002-2003 елгы яшүсмер егетләр һәм яшүсмер кызлар, 2001-1982 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар, 1981 елгы һәм өлкәнрәк чаңгы спорты ветераннары.
Спринтта медицина контроле узган һәм табиб рөхсәте булган спортчылар катнаша ала. Гаризалар 7-нче гыйнварга кадәр сылтама буенча кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. 9:00 сәгатьтә күкрәк номерларын бирү булачак, ярышлар 10:00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Раштуа чаңгы спринты «Спектр» спорт мәктәбе трассасында узды.