Спорт чаралары киләсе елда узачак
Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). 2024 елда ТР башкаласында узачак спорт чараларына теркәлү ачылды: «Төнге Казан» йөгереше, Казан илкүләм ярыммарафоны һәм башкалар.
Берничә вакыйгада катнашучылар медальләрдән традицион пазл җыя алачак, ә сезон ахырында медаль элгеч алачак. Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.
Әйтик, 11 нче һәм 12 нче майда – Казан марафоны, 19 нчы майда – «РФ йөгереше», 27 нче июльдә – «Төнге Казан» йөгереше, 10 нчы августта – «Казан триатлоны», 22 нче сентябрьдә Казан илкүләм ярыммарафоны планлаштырылган.
Киләсе елда Татарстанда җиде шәһәрдә 13 вакыйга булачак, дип хәбәр итә TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.
Күптән түгел 2024 елгы Казан марафонында 30 меңгә якын катнашучы көтелүе билгеле булды. ТР спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, турнирны Россия чемпионаты белән синхронлаштыралар, ярышлар зачетта узачак.