Казанлыларның гаризалары буенча, урынга су белән автоцистерналар чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Суны вакытлыча туктатып тору Казанның Киров районы шәхси секторында планлаштырылган. Бу Несмелов урамыннан «Серебряный бор» ТК аша М-7 «Волга» трассасына кадәр автомобиль юлы төзелеше зонасыннан чыгарылган суүткәргечне күчерү белән бәйле.
15-нче октябрь 9:00 сәгатьтән 16-нчы октябрь 9:00 сәгатькә кадәр Калинина, Красная Горка, Яңа Аракчино, Яңа Юдино, Иске Аракчино, Юдино бистәләре йортларында су булмаячак.
Җирле халыктан алдан ук су запаслары туплап куюны сорыйлар. Халык өчен су белән автоцистерналар гаризалар буенча барачак, аларны +7(843)231-62-60 телефоны аша калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП.