В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар 8 нче март көнне эшләмәячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). Татарстанда «Россия почтасы» бүлекләре Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан эш графигын үзгәртәчәкләр.
5 нче мартта почта бүлекләре бер сәгатькә иртәрәк ябылачак, 6 нчы мартта алар билгеләнгән график буенча, ә 7 нче мартта шимбә графигы буенча эшләячәк. 8 нче март барлык бүлекләр өчен дә ял көне булачак.
Сайтта яки «Россия почтасы» мобиль кушымтасында бүлекләрнең актуаль эш графигын ачыкларга яки картада якындагы ачык почта офисын табарга мөмкин, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.