В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң өлкән кандидат-волонтерга - 80 яшь, ә иң кечкенәсенә - 14 яшь.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Алинә Бережная). 31 мартта WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар сайлап алу тәмамлана. Дөнья беренчелегендә катнашу өчен дөньяның 90 иленнән барлыгы 14 меңнән артык ирекле кеше гариза биргән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, чемпионатта 3500 волонтер эшләячәк. Конкурс бер урынга 102 кеше тәшкил итә. Иң өлкән кандидат-волонтерга - 80 яшь, ә иң кечкенәсенә - 14 яшь.
Сынау режимында 250 волонтер инде хәзер үк ТР башкаласында 21-27 гыйнварда уза торган WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек атнасы кысаларында эшли алачак.