В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вагоннарда медицина тикшерүе узарга һәм табиблар белән киңәшләшергә мөмкин булачак
Фото: vk.com/rzd_official
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Татарстан башкаласын «Сәламәтлек поездлары» маршрутына керттеләр. 10 нчы сентябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр «Россия тимер юллары-медицина» табиблары Россиянең 37 торак пункты аша Владивостоктан Мәскәүгә кадәр барачак.
Казанда поезд 28-30 нчы октябрьдә тукталачак. Җиһазландырылган вагонда шәһәр халкы профилактик тикшерү үтә һәм табиблар белән киңәшләшә алачак. Шулай ук поездда белгечләр шикәр диабеты куркынычы һәм сәламәтлекне даими тикшерүнең мөһимлеге турында сөйләячәкләр, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Тематик состав Россия буенча «Сәламәтлек поезды «Бергәләп диабетка каршы» акциясе кысаларында йөриячәк. Аның максаты – гражданнарның профтикшеренү мөһимлеге һәм хроник йогышлы булмаган авырулар куркынычы факторлары турында мәгълүматларын арттыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.