Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2025, 10:20

Транспорт чараларыннан башлап концертларга кадәр: Мэрия порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге эшли башлады

Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары биредә Яңа ел вакыйгаларына кагылышлы барлык актуаль мәгълүматны таба алачак

Денис Гордийко фотосы

Казан мэриясенең KZN.RU рәсми порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Анда бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган: шәһәр халкы биредә транспорт чаралары җәдвалыннан алып яңа ел тамашалары афишасына кадәр булган яңалыклар белән таныша алачак.

Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша алачак. Биредә шулай ук бәйрәм ялларында медицина учреждениеләренең эш режимы һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте җәдвалы да бастырылачак*.

Исегезгә төшерәбез, башкалада «Казанда кыш» проекты нигезендә 500 гә якын яңа ел чарасы узачак. Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен флешмоблар, театральләштерелгән тамашалар, гаилә белән саф һавада ял итү өчен музыкаль концертлар оештырыла.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, үзәк шәһәр чыршысын ачу тантанасы 23 декабрьгә билгеләнгән. «Казан» гаилә үзәге янында якты утлар белән бизәлгән тамаша өчен 35 метр биеклектәге чыршыны урнаштырганнар инде. Бәйрәм тантанасында шәһәр халкына, кунакларга интерактив тамаша әзерләнә, ачык һавада «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе, мәйданда бәйрәмчә сәүдә рәтләре эшләячәк.

*мәгълүмат тулыландырыла

Барлык яңалыклар