В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар кабул итү тәмамланырга бер көн кала Татарстан, Идел буе, Себер, Урал һәм Үзәк Россиядән 207 анкета килгән
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә Казанда Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар кабул итү тәмамлана. Старт 5 ноябрьдә бирелгән иде һәм бер атна эчендә Татарстан башкаласының яшьләр юнәлешен җитәкләргә теләүчеләрдән 207 анкета алынган.
«Яшьләр сәясәте Казан өчен гаять зур әһәмияткә ия. Чөнки башкала зур аудиториядәге яшьләре белән үзенчәлекле. Казан, чыннан да, үзенә тартып тора торган шәһәргә әйләнде. Казанга Татарстан яшьләре белән бергә, Россия яшьләре дә омтыла. Алар башкалага белем алырга дип киләләр. Укуны тәмамлагач, киләчәк тормышларын шәһәр белән бәйлиләр. Яшь гаиләләр төзелә, балалар туа, алар өчен Казан туган шәһәргә әверелә. Без яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирү, аларның үз-үзләрен һөнәри яктан камилләштерү, күңелле ял һәм бәхетле тормыш өчен шартлар булдыру өстендә эшлибез. Казан командасы составындагы Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа җитәкчесе дә әлеге катлаулы, әмма бик кызыклы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнергә тиеш», - диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Алынган гаризаларның 74 проценты Казанга туры килә. Әмма бәйгедә катнашучыларның географиясе Татарстан белән генә чикләнми. Анкеталарның 15 проценты Россиянең башка шәһәрләреннән: Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан, Пензадан, Самарадан килгән. Кайбер гаризалар Себер шәһәрләре – Омск, Новосибирск, Нижневартовсктан юлланган. Исемлектә шулай ук Урал шәһәрләреннән – Магнитогорск, Екатеринбург, Пермь шәһәрләреннән алынган гаризалар да бар. Владивостоктан юлланган гариза иң ерактан килгәне булып санала. Уфадан 10 анкета җибәрелгән.
Әлеге вазифага теләк белдерүчеләрнең калган 11 проценты республика чикләрендә – Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Татарстан районнарында яши.
Анкетаның 2/3 өлеше ир-атлардан алынган, мөрәҗәгать итүчеләрнең уртача яше – 35 яшь. Иң яшь катнашучыга – 20, иң өлкәненә 63 яшь.
Эш эзләүчеләрнең эшчәнлек өлкәсе шулай ук төрле. Гаризалар Россия тимер юллары, «Россия вертолетлары», «Сибур», «Газпром», банк өлкәсе, төзелеш юнәлешендә эшләүче затлардан, шулай ук шәхси бизнес вәкилләреннән алынган.
Иртәгә гаризалар кабул итү тәмамлана, шуннан соң кандидатларның мөмкинлеген кадрлар бәяләячәк, очрашулар һәм әңгәмәләр узачак. Конкурста катнашучылар, финалда, иң яхшы кандидатны сайлап алачак Эксперт советы каршында үз стратегияләрен тәкъдим итәчәк.
Элегрәк Казан мэриясе ачык конкурсны баш архитектор, Физик тәрбия һәм спорт комитеты, Мәдәният һәм Гражданлык хәле актларын теркәү идарәләре җитәкчеләре вазифасына игълан иткән иде. Бу юлы конкурска килгән гаризалар саны рекордлы булган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына ачык конкурс Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча игълан ителде. Катнашучыларга анкета тутырырга һәм Казанда яшьләр сәясәтен үстерүгә кагылышлы, үз күзаллауларына нигезләнгән презентация әзерләргә кирәк.
Студент яшьләр, иҗтимагый оешмалар, бергәлекләр һәм хәрәкәтләр белән багланышлар урнаштыру лидерның бурычлары булып тора. Эшчәнлекнең төп юнәлеше патриотик тәрбия программаларын гамәлгә ашыру һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү белән бәйле.
Конкурс нигезендә сайлап алу шартлары буенча дәгъвачының югары белеме, муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлеге, әзерлек юнәлеше буенча эш стажы кимендә 1 ел булырга тиеш. Моннан тыш, җитәкче буласы затның муниципаль хезмәт турындагы закон һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш таләпләренә туры килүе мөһим.
Элегрәк Казан мэриясе эре предприятиеләр арасында Россиянең иң яхшы 50 эш бирүчесе исемлегенә кергән иде. Казан командасы Татарстанда эш бирүчеләр арасында беренче булды.