В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр 9 мең квадрат метр мәйданда елга үзәннәрен һәм яр буйларын чистартканнар, 680 дренаж чокырын тирәнәйткәннәр
Денис Гордийко фотосы
Әйе, әлегә ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Синоптиклар фаразлавы буенча, кыш тотрыклы булмаячак һәм климатик сюрпризлар булырга мөмкин.
Кар катламының эрү тизлеге, тотрыклы уңай температура һәм кар эрегән чорда явым-төшем күләме язгы ташуның көчәю-көчәймәвенә йогынты ясаячак.
Язгы ташуга әзерлек эшләре җәй көне үк башлана, су басу куркынычын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә торган саклык чаралары күрәбез.
Бу елгы җәйдә һәм көз айларында без елга үзәннәрен чистарттык, яр буйларын чүп-чардан арындырдык, дренаж чокырларын һәм яңгыр сулары канализациясен чистарттык, гидротехник корылмалар һәм насос станцияләре әзерләдек. Төп эшләр тәмамланды, кыш көне без объектларны норматив таләпләр буенча карап тотабыз, яңгыр сулары челтәрен кардан һәм боздан чистартып торабыз.

Чын мәгънәсендә су басу куркынычы булган территорияләргә Киндерле, Нокса һәм Вертелевка елгалары яры буенда урнашкан Вишневка, Вознесение, Малые Клыки, Царицыно, Әки, Яңа Сосновка һәм Киндери торак массивлары керә. Әлеге киңлекләрдә 592 йортта 1 мең 620 кеше яши.
Без 3,5 чакрымнан артыграк яңгыр сулары канализациясе челтәрен чистарттык һәм тулы диагностика үткәрдек.
Авиатөзелеш районында, Кадыш һәм Зәңгәр күл бистәләрендә без 120 метрга сузылган суүткәргеч торбаларны төзекләндердек, Ударная һәм Верхоянск урамнары кисешкән урында тагы икесен алыштырдык.
Идел буе районына аерым тукталып үтәсем килә. Салмачы бистәсе, гадәттәгечә, су басу куркынычы зонасында урнашкан торак массив булып кала. Камышлы урамында һәм Кунаклы юлында без 400 метрга якын яңа яңгыр сулары канализациясе челтәрен төзеп бетердек – башкарылган эшләр 98 процент әзер дип санала. Хәзерге вакытта канализация насос станциясен электр белән тәэмин итү челтәренә тоташтырганнарын көтәбез. Декабрь башына барлык эшләр дә тәмамланачак.
Моннан тыш, Хөсәен Мәүлетов урамында 150 метр озынлыктагы 2×2000 мм диаметрлы коллектор капиталь төзекләндерелде. Бу чаралар су агып китүнең ышанычлылыгын сизелерлек арттырачак һәм шәһәрнең четерекле нокталарында су басу куркынычын киметәчәк.
Казанның шәһәр чикләрендә 41 гидротехник корылма файдаланыла, шуларның 38 е «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе карамагында дип санала.
Сентябрь азагында без Чебакса бистәсендә, контрольдә тотып, 2 мең 425 кубометр суны махсус корылма аша плотинадан чыгарттырдык. Бу кыш көннәрендә, яз көне су басу куркынычын булдырмый калу өчен кирәкле стандарт чара.
Без Аскы плотинаның түбәнге сөзәклегендә су белән ашалып юыла торган урыннарны юк иттек. Моннан тыш, язгы сулар акканда чүпләр өелеп, су басу куркынычы тудырмасын өчен Ленин һәм Киров дамбалары, «Дубки» дамбасы (Набережная урамыннан Восточная урамына кадәр), «Түбәнге плотина» (Боевая урамы буйлап Большая урамыннан Набережная урамына кадәр) янында үсеп утыра торган агачларны һәм куакларны кистек.
Шулай ук 1 һәм 7 нче номерлы дренаж насос станцияләрендә, 1 нче номерлы магистраль канауда һәм суны кабул итү бассейннарында эре чүп-чарны, каты кушылмаларны һәм яңгыр сулары агымнарында йөзүче кисәкчекләрне тотып кала торган рәшәткәләр чистартылды. 7 нче номерлы дренаж насос станциясендә без 2 нче насос агрегатының электр двигателен капиталь төзекләндердек һәм 3 нче агрегатта подшипникларны алыштырдык.
Бу чараларның барысы да су белән бәйле аварияләр һәм гадәттән тыш хәлләр куркынычын киметү өчен шәһәр гидротехник корылмаларының ышанычлы һәм имин эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Ахыргы план язга якынлашкандарак булдырыла. Әлегә без беренчел әзерлек эшләрен тәмамладык, шуңа күрә конкрет чаралар турында сөйләргә иртәрәк. Кагыйдә буларак, февральдә без вәзгыятьне анализлый башлыйбыз: күпме явым-төшем яуган, март аена нинди фаразлар көтелә һәм нинди куркыныч туарга мөмкин. Менә шушы мәгълүматлар нигезендә эшләрнең ахыргы планы формалаша да инде.
Елга суы тулып, ярларыннан чыга башлаган очракта, төп участокларга гидротехник постлар куела. Белгечләр көн саен су күләмен билгеләнгән шкалалар буенча үлчиләр һәм мәгълүматларны бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тапшыралар. Актив су басу чорында, бигрәк тә су кискен күтәрелгәндә мондый тикшеренүләр сәгатенә берничә тапкыр үткәрелә.
Әгәр торак пунктларны су басу куркынычы булса, безнең хезмәткәрләр кичекмәстән урынга чыгып китә. «Водоканал» суны суырту өчен насосларны тоташтыра, «Татэнерго», кирәк булганда, электрны сүндерә, газ хезмәтләре газ бирүне туктата. Кискен вәзгыять булганда махсус режим кертелә һәм барлык гамәлләр район комиссияләре белән килештереп эшләнә.