Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2022, 10:31

Куликово сугышыннан башлап Брест крепосте оборонасына кадәр: Казан реконструкторлары 30 ел дәвамында тарихи вакыйгаларны яңадан торгыза

«Витязь» клубы җитәкчесе Владислав Хабаров хәрәкәтнең барлыкка килүе, костюмнарның чорга туры килүе һәм сугыш кырында алган хис-тойгылар турында сөйләде.

Фото: «Витязь» хәрби-тарихи клубы

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь, Юлия Летникова). Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алалар. 30 ел дәвамында хәрби хәрәкәтләрне, шул исәптән Гитлер Германиясе белән сугыш чорларын торгызу белән шөгыльләнә торган «Витязь» хәрби-тарихи клубында бу көнне аеруча дулкынлану белән көтәләр. Илдә хәрби реконструкторлар хәрәкәтенең барлыкка килүе, костюмнарның тарихи төгәллеге һәм сугыш кырында алган хис-тойгылар турында KZN.RU порталы укучыларына «Витязь» хәрби-тарихи клубы җитәкчесе, ТР Милли музееның фәнни-реконструкторлык бүлеге мөдире, тарихчы Владислав Хабаров сөйләде.

«Реконструкторлар хәрәкәте үзгәртеп кору чорында барлыкка килгән»

В.Хабаров сүзләренчә, Россиядә реконструктор хәрәкәте XX гасырның 80 нче еллары ахырында барлыкка килгән, нәкъ менә шул вакытта илдә беренче хәрби-тарихи клублар ачыла башлаган. «Бу вакытта илдә үзгәртеп кору барды – кешеләр үзгәрешләр, ниндидер яңалык көтте. Тарихчыларны «ялангач» фактлар туйдырды, алар хәрби бәрелешләрдә катнашуның ничек булуын үзләре тоярга теләделәр. Мондый кешеләр клубларга берләшә һәм үз чараларын уздыра башлады», - дип билгеләп үтә «Витязь» җитәкчесе. Вакытлар узу белән хәрәкәт униформологик (хәрби кием формасының үзенчәлекләрен өйрәнүче – ред. искәрмәсе) буларак теркәлә, чөнки сугышны реконструкцияләү өчен костюмнар, форма, мундирлар тегәргә кирәк була, кешеләр моның белән дә шөгыльләнә башлый. Тарихчылар сугышны реконструкцияләү – кызыклы һәм мәгълүмати чара икәнлеген бик тиз аңлап ала, аларга тамашачылар еш килә башлый, клубларга хакимият органнары вәкилләре дә игътибар итә.

Казанда реконструкторлар хәрәкәте 1989 елда формалашкан. Ул вакытта клубларда нигездә Наполеон сугышларын, ә соңрак, 1991-1992 елларда, Урта гасыр чоры сугышларын өйрәнгәннәр. «Витязь» клубы 1992 елда ТР Милли музее каршында төзелә, ул вакытта Казанда «Арсенал» клубы һәм охшаш эшчәнлек белән шөгыльләнүче башка берничә берләшмә булган. «Витязь» 1984 елдан башлап Казанда эшләгән һәм фантастикада махсуслашкан «Странники» берләшмәсеннән аерылып чыга. «Ул вакытта «Витязь» составына керүчеләрнең күбесе «Странники» клубында тора һәм беренче чаралар фантастлар берләшмәсе эгидасы астында уза», – дип уртаклаша В.Хабаров. Вакытлар узу белән Татарстанда эшләүче хәрби-тарихи клублар саны 30 га кадәр җитә. «Әмма бу чик түгел, әле үсәргә урын бар», – дип билгеләп үтә «Витязь» җитәкчесе.

«Тарих безнең өчен – төп сүз»

Хәзер «Витязь» хәрби-тарихи клубы составына 40 кеше – чараларда даими катнаша торган берләшмә активы керә. «Әмма клуб күбрәк кешене (500 ләп кешене) берләштерә: элеккеге активистларны, даими нигездә хезмәттәшлек итә алмаган кешеләрне һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән клуб әгъзаларын», – дип сөйли В.Хабаров. Берләшмә әгъзаларының социаль портреты төрле: анда мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары да, студентлар да, фәнни хезмәткәрләр дә, профессорлар да керә. «Витязь» җитәкчесе сүзләренә караганда, бу клубны нык та итә һәм 30 ел инде эшләргә мөмкинлек бирә.

«Тарих безнең өчен – төп сүз. Бу безнең бик төрле составыбызны берләштерә торган нәрсә», - ди В.Хабаров.Нигездә, клубка академик тарих белән генә түгел, ә аның тирәсендә әйләнгән әйберләр белән кызыксынучылар да килә. Клубта – төрле планлы, зур спектрны күздә тоткан эшчәнлек. «Әгәр син һөнәрче икәнсең, рәхим ит, костюмнар, предметлар һәм бизәнү әйберләре булдыру белән шөгыльләнәчәксең. Шагыйрь булсаң да, без сине кабул итәргә шат, җырлар, шигырьләр һәм риваятьләр иҗат итәчәксең. Әгәр дә син галим икәнсең – лекцияләр укырсың яки тарихи мәгълүматны тикшерерсең, мондый белгечләр дә безгә бик кирәк», - дип аңлатты «Витязь» җитәкчесе.

Клубта даими рәвештә тарихи фехтование, рольле уеннар, балалар лагерь сменалары үткәрелә һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла.

«Әгәр реконструктор 1941 елга кайтса, тышкы кыяфәте буенча аның XXI гасырдан кунак булуын беркем дә аңламаячак»

«Витязь»ның үзенчәлеге булып клубта бер чор вакыйгаларны гына торгызмау тора: монда Куликово сугышы да, Наполеон, Гражданнар сугышы чорлары да бар, ә 2014 елдан берләшмә әгъзалары Бөек Ватан сугышында да специальләшә башлаган. «Бу чорлардагы вакыйгаларны реконструкцияләү өчен безнең костюмнар, кирәк-яраклар һәм кешеләрнең кирәкле өлеше бар. Сигез ел элек 1941-1945 еллардагы сугышларны реконструкцияләү белән шөгыльләнергә булдык. Җыелдык һәм бер подразделениене сайладык. Саперлыкка тукталдык һәм аны, Кызыл армия өчен оят булмаслык, дөреслеккә якын итеп яңадан торгыздык», - дип искә төшерә В.Хабаров.

Яңадан торгызылган сугышның дөреслеген тикшерү белән клуб әгъзалары үзләре шөгыльләнә. Барысы да исәпкә алына: кием-салым, азык-төлек, сөйләшүләр, тораклар, корал һәм башка бик күп нәрсәләр. «Реконструкторлар бу эшне кино белгечләре, театр һәм музей хезмәткәрләренә караганда яхшырак аңлый. Күбебез – тарих буенча специальләшкән дәрәҗәле галимнәр, тәҗрибәле коллекционерлар да бар, шуңа күрә безнең рөхсәт комиссиясен үтү шактый катлаулы», - дип ассызыклый В.Хабаров. «Витязь»да нәфис фильмнарга һәм спектакльләргә караганда күпкә җитдирәк. «Күп җирдә күрсәтелә торган кызыл йолдызлы җиз тәңкәле каеш безгә һич тә ярамый. Безнең реконструкцияләрдә 1941-1942 елларда йөртелгән бер рәт тишек белән күн яки брезент каеш булырга тиеш. Моңа без бик җитди карыйбыз», - ди В.Хабаров. Реконструкторларның корал һәм костюмнарының ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүе турындагы сорауга клуб җитәкчесе катгый җавап бирде: «Әгәр без 1941 елга эләксәк, тышкы кыяфәтебез буенча безне XXI гасырдан килгән кунаклар икәнлегебезне беркем дә аңламаячак».

«Хәрби реконструкция фестивале – ул чын тере музей, узган вакыт вакыйгалары буенча күрсәтмә пособие»

Ел саен «Витязь» клубы әгъзалары хәрби реконструкция буенча 20 ләп чара – кварталга чын сугыш булган урыннарда 1 яки 2 зур фестиваль һәм республикада яки аннан читтә тагын 15 кә якын бик зур булмаган чара үткәрә. «Реаль сугыш барган урыннардагы фестивальләр анда тарихка катнашуыңны аеруча кискен тою белән кызыклы. Мондый чараларда бөтенләй башка атмосфера тудырыла. Без Бородинода булганда, мин кан кою сугышлары барган Раевский батареясына йөрим (Бородино сугышында төп позиция). Анда күккә карыйм: йолдызлар миңа үлгән солдатларның җаннары булып тоела. Бу вакытта мин катарсис тоям», дип уртаклаша «Витязь» җитәкчесе.

Кагыйдә буларак, мондый фестивальләр ел саен кабатлана, һәм «Витязь» аларны калдырмаска тырыша. Фестивальләрдәге сугышларга сценарийлар клуб аларга беренче тапкыр барганда язылган, чарада кабат катнашканда сценарий үзгәрми – Бородино сугышы яки Куликово кырындагы сугыш тарих китапларында язылганча гына бетә ала.

«Витязь» ел саен йөри торган фестивальләр арасында Питрәч районының Әлбәдән авылында уза торган «Әлбәдән» хәрби уеннары» бар. «Әкренләп фестиваль әһәмиятле чарага әверелә. Анда 300 гә якын кеше җыела, бик күп техника берәмлеге эшкә җигелә. Бөек Ватан сугышы башлануны торгызучы чара өчен, – бу зур колач», - дип саный В.Хабаров.

Быел «Витязь» Брест крепосте оборонасына багышланган ике реконструкторлык проектында катнаша. Беренче чара 18-19 нчы июньдә Әлбәдәндә узган, ә икенчесе бүген Брестта уза. «Казаннан хәрби-тарихи клублар даими рәвештә 2019 елга кадәр Брестка бардылар, әмма «Әлбәдән» хәрби уеннары» барлыкка килгәч, мондый мөмкинлек бетте – ике фестиваль дә бер үк вакытта диярлек уздырыла. Бу елда Брестка Әлбәдәннән соң ук эләгү мөмкинлеге туды –бу Петр Гавриловның (совет офицеры, 1941 елда Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое – ред. искәрмәсе) кече ватаныннан ул хәрби батырлык кылган һәм аның кабере урнашкан урынга символик сәлам. Мондый очракны без кулдан ычкындыра алмадык», - дип сөйли тарихчы.

Еш кына «Витязь» реконструкторлары фестивальләр оештыруда ярдәм итә. Бу гади булмаган һәм бик кыйммәт тора торган эш. Бер фестивальгә, мәсәлән, «Әлбәдән» хәрби уеннары»на пиротехника (ул реконструкциядә сугыш кирәк-яраклары сыйфатында кулланыла) сатып алу өчен йөзләгән мең сум акча кирәк. В.Хабаров сүзләренчә, вәзгыять илдә пиротехника белән тәэмин итү проблемалары барлыкка килү һәм кирәкле әйберләрне сатып алу белән катлаулана.

Фестивальне оештыру шулай ук сугыш сценариен язуны күздә тота – һәрбер подразделение һәм техника өчен хәрәкәт маршрутлары, комментатор сүзләре, шартлау картасы һ.б. аерым языла. Сценарийны әзерләгәннән соң гаризалар буенча эш башлана – оештыручылар катнашучылар санын билгели, подразделениеләрне сайлый, дошманнарның һәм техниканың күпме булырга тиешлеген билгели. «Сугыш өчен команда туплау җиңел түгел. Кагыйдә буларак, дошман роленә теләүчеләр 2-3 тапкырга кимрәк, әмма алардан башка булмый. Баланс тотарга һәм клубта тегеләре дә, болары да булсын өчен эшләргә туры килә», дип аңлата клуб җитәкчесе. Нәтиҗәдә фестиваль чын тере музей, үткән вакыйгалар буенча күрсәтмә пособие кебек килеп чыга.

«Һәр музей каршында тарихны мөмкин кадәр күбрәк кеше өйрәнә алсын өчен хәрби-реконструкторлык клубы төзергә кирәк»

В.Хабаров фикеренчә, реконструктор эшчәнлегенең кыйммәте шунда ки: бу яхшы хобби гына түгел, безнең заманда дәүләт әһәмиятендәге эш булып торган тарихны өйрәнү мөмкинлеге дә. Аның сүзләренә караганда, хәрби вакыйгаларны реконструкцияләү – тарихка бәйле горурлык хисләрен тою мөмкинлегенең берсе дә.

Хәрәкәт үссен өчен, клуб җитәкчесе реконструкторлык эшчәнлегенә катнашы булган барлык берләшмәләрне берләштерә алган оешма булдыру турындагы идеяне белдерде. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, хәрби-тарихи клубларны һәр музей каршында формалаштырырга кирәк. «Бу файдалы, иҗади һәм патриотик хәрәкәт», - дип билгели тарихчы.

«Витязь» хәрби-тарихи клубы әгъзасы булу өчен ТР Милли музеенда аның җитәкчесе Владислав Хабаров белән шәхсән очрашырга кирәк. Клубта дәресләрнең төгәл җәдвәле юк. «Бер тапкыр чарада катнашырга кирәк, ә аннары клуб эшчәнлеге турында онытырга мөмкин булмаячак. Бу даими һәм системалы эш», дип нәтиҗә ясый безнең әңгәмәгә В.Хабаров.

Фотосурәтләр ТР Милли музееның матбугат хезмәте һәм «Витязь» хәрби-тарихи клубы тарафыннан тәкъдим ителде

Барлык яңалыклар

Куликово сугышыннан башлап Брест крепосте оборонасына кадәр: Казан реконструкторлары 30 ел дәвамында тарихи вакыйгаларны яңадан торгыза

Фото: «Витязь» хәрби-тарихи клубы

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь, Юлия Летникова). Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алалар. 30 ел дәвамында хәрби хәрәкәтләрне, шул исәптән Гитлер Германиясе белән сугыш чорларын торгызу белән шөгыльләнә торган «Витязь» хәрби-тарихи клубында бу көнне аеруча дулкынлану белән көтәләр. Илдә хәрби реконструкторлар хәрәкәтенең барлыкка килүе, костюмнарның тарихи төгәллеге һәм сугыш кырында алган хис-тойгылар турында KZN.RU порталы укучыларына «Витязь» хәрби-тарихи клубы җитәкчесе, ТР Милли музееның фәнни-реконструкторлык бүлеге мөдире, тарихчы Владислав Хабаров сөйләде.

«Реконструкторлар хәрәкәте үзгәртеп кору чорында барлыкка килгән»

В.Хабаров сүзләренчә, Россиядә реконструктор хәрәкәте XX гасырның 80 нче еллары ахырында барлыкка килгән, нәкъ менә шул вакытта илдә беренче хәрби-тарихи клублар ачыла башлаган. «Бу вакытта илдә үзгәртеп кору барды – кешеләр үзгәрешләр, ниндидер яңалык көтте. Тарихчыларны «ялангач» фактлар туйдырды, алар хәрби бәрелешләрдә катнашуның ничек булуын үзләре тоярга теләделәр. Мондый кешеләр клубларга берләшә һәм үз чараларын уздыра башлады», - дип билгеләп үтә «Витязь» җитәкчесе. Вакытлар узу белән хәрәкәт униформологик (хәрби кием формасының үзенчәлекләрен өйрәнүче – ред. искәрмәсе) буларак теркәлә, чөнки сугышны реконструкцияләү өчен костюмнар, форма, мундирлар тегәргә кирәк була, кешеләр моның белән дә шөгыльләнә башлый. Тарихчылар сугышны реконструкцияләү – кызыклы һәм мәгълүмати чара икәнлеген бик тиз аңлап ала, аларга тамашачылар еш килә башлый, клубларга хакимият органнары вәкилләре дә игътибар итә.

Казанда реконструкторлар хәрәкәте 1989 елда формалашкан. Ул вакытта клубларда нигездә Наполеон сугышларын, ә соңрак, 1991-1992 елларда, Урта гасыр чоры сугышларын өйрәнгәннәр. «Витязь» клубы 1992 елда ТР Милли музее каршында төзелә, ул вакытта Казанда «Арсенал» клубы һәм охшаш эшчәнлек белән шөгыльләнүче башка берничә берләшмә булган. «Витязь» 1984 елдан башлап Казанда эшләгән һәм фантастикада махсуслашкан «Странники» берләшмәсеннән аерылып чыга. «Ул вакытта «Витязь» составына керүчеләрнең күбесе «Странники» клубында тора һәм беренче чаралар фантастлар берләшмәсе эгидасы астында уза», – дип уртаклаша В.Хабаров. Вакытлар узу белән Татарстанда эшләүче хәрби-тарихи клублар саны 30 га кадәр җитә. «Әмма бу чик түгел, әле үсәргә урын бар», – дип билгеләп үтә «Витязь» җитәкчесе.

«Тарих безнең өчен – төп сүз»

Хәзер «Витязь» хәрби-тарихи клубы составына 40 кеше – чараларда даими катнаша торган берләшмә активы керә. «Әмма клуб күбрәк кешене (500 ләп кешене) берләштерә: элеккеге активистларны, даими нигездә хезмәттәшлек итә алмаган кешеләрне һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән клуб әгъзаларын», – дип сөйли В.Хабаров. Берләшмә әгъзаларының социаль портреты төрле: анда мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары да, студентлар да, фәнни хезмәткәрләр дә, профессорлар да керә. «Витязь» җитәкчесе сүзләренә караганда, бу клубны нык та итә һәм 30 ел инде эшләргә мөмкинлек бирә.

«Тарих безнең өчен – төп сүз. Бу безнең бик төрле составыбызны берләштерә торган нәрсә», - ди В.Хабаров.Нигездә, клубка академик тарих белән генә түгел, ә аның тирәсендә әйләнгән әйберләр белән кызыксынучылар да килә. Клубта – төрле планлы, зур спектрны күздә тоткан эшчәнлек. «Әгәр син һөнәрче икәнсең, рәхим ит, костюмнар, предметлар һәм бизәнү әйберләре булдыру белән шөгыльләнәчәксең. Шагыйрь булсаң да, без сине кабул итәргә шат, җырлар, шигырьләр һәм риваятьләр иҗат итәчәксең. Әгәр дә син галим икәнсең – лекцияләр укырсың яки тарихи мәгълүматны тикшерерсең, мондый белгечләр дә безгә бик кирәк», - дип аңлатты «Витязь» җитәкчесе.

Клубта даими рәвештә тарихи фехтование, рольле уеннар, балалар лагерь сменалары үткәрелә һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла.

«Әгәр реконструктор 1941 елга кайтса, тышкы кыяфәте буенча аның XXI гасырдан кунак булуын беркем дә аңламаячак»

«Витязь»ның үзенчәлеге булып клубта бер чор вакыйгаларны гына торгызмау тора: монда Куликово сугышы да, Наполеон, Гражданнар сугышы чорлары да бар, ә 2014 елдан берләшмә әгъзалары Бөек Ватан сугышында да специальләшә башлаган. «Бу чорлардагы вакыйгаларны реконструкцияләү өчен безнең костюмнар, кирәк-яраклар һәм кешеләрнең кирәкле өлеше бар. Сигез ел элек 1941-1945 еллардагы сугышларны реконструкцияләү белән шөгыльләнергә булдык. Җыелдык һәм бер подразделениене сайладык. Саперлыкка тукталдык һәм аны, Кызыл армия өчен оят булмаслык, дөреслеккә якын итеп яңадан торгыздык», - дип искә төшерә В.Хабаров.

Яңадан торгызылган сугышның дөреслеген тикшерү белән клуб әгъзалары үзләре шөгыльләнә. Барысы да исәпкә алына: кием-салым, азык-төлек, сөйләшүләр, тораклар, корал һәм башка бик күп нәрсәләр. «Реконструкторлар бу эшне кино белгечләре, театр һәм музей хезмәткәрләренә караганда яхшырак аңлый. Күбебез – тарих буенча специальләшкән дәрәҗәле галимнәр, тәҗрибәле коллекционерлар да бар, шуңа күрә безнең рөхсәт комиссиясен үтү шактый катлаулы», - дип ассызыклый В.Хабаров. «Витязь»да нәфис фильмнарга һәм спектакльләргә караганда күпкә җитдирәк. «Күп җирдә күрсәтелә торган кызыл йолдызлы җиз тәңкәле каеш безгә һич тә ярамый. Безнең реконструкцияләрдә 1941-1942 елларда йөртелгән бер рәт тишек белән күн яки брезент каеш булырга тиеш. Моңа без бик җитди карыйбыз», - ди В.Хабаров. Реконструкторларның корал һәм костюмнарының ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүе турындагы сорауга клуб җитәкчесе катгый җавап бирде: «Әгәр без 1941 елга эләксәк, тышкы кыяфәтебез буенча безне XXI гасырдан килгән кунаклар икәнлегебезне беркем дә аңламаячак».

«Хәрби реконструкция фестивале – ул чын тере музей, узган вакыт вакыйгалары буенча күрсәтмә пособие»

Ел саен «Витязь» клубы әгъзалары хәрби реконструкция буенча 20 ләп чара – кварталга чын сугыш булган урыннарда 1 яки 2 зур фестиваль һәм республикада яки аннан читтә тагын 15 кә якын бик зур булмаган чара үткәрә. «Реаль сугыш барган урыннардагы фестивальләр анда тарихка катнашуыңны аеруча кискен тою белән кызыклы. Мондый чараларда бөтенләй башка атмосфера тудырыла. Без Бородинода булганда, мин кан кою сугышлары барган Раевский батареясына йөрим (Бородино сугышында төп позиция). Анда күккә карыйм: йолдызлар миңа үлгән солдатларның җаннары булып тоела. Бу вакытта мин катарсис тоям», – дип уртаклаша «Витязь» җитәкчесе.

Кагыйдә буларак, мондый фестивальләр ел саен кабатлана, һәм «Витязь» аларны калдырмаска тырыша. Фестивальләрдәге сугышларга сценарийлар клуб аларга беренче тапкыр барганда язылган, чарада кабат катнашканда сценарий үзгәрми – Бородино сугышы яки Куликово кырындагы сугыш тарих китапларында язылганча гына бетә ала.

«Витязь» ел саен йөри торган фестивальләр арасында Питрәч районының Әлбәдән авылында уза торган «Әлбәдән» хәрби уеннары» бар. «Әкренләп фестиваль әһәмиятле чарага әверелә. Анда 300 гә якын кеше җыела, бик күп техника берәмлеге эшкә җигелә. Бөек Ватан сугышы башлануны торгызучы чара өчен, – бу зур колач», - дип саный В.Хабаров.

Быел «Витязь» Брест крепосте оборонасына багышланган ике реконструкторлык проектында катнаша. Беренче чара 18-19 нчы июньдә Әлбәдәндә узган, ә икенчесе бүген Брестта уза. «Казаннан хәрби-тарихи клублар даими рәвештә 2019 елга кадәр Брестка бардылар, әмма «Әлбәдән» хәрби уеннары» барлыкка килгәч, мондый мөмкинлек бетте – ике фестиваль дә бер үк вакытта диярлек уздырыла. Бу елда Брестка Әлбәдәннән соң ук эләгү мөмкинлеге туды –бу Петр Гавриловның (совет офицеры, 1941 елда Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое – ред. искәрмәсе) кече ватаныннан ул хәрби батырлык кылган һәм аның кабере урнашкан урынга символик сәлам. Мондый очракны без кулдан ычкындыра алмадык», - дип сөйли тарихчы.

Еш кына «Витязь» реконструкторлары фестивальләр оештыруда ярдәм итә. Бу гади булмаган һәм бик кыйммәт тора торган эш. Бер фестивальгә, мәсәлән, «Әлбәдән» хәрби уеннары»на пиротехника (ул реконструкциядә сугыш кирәк-яраклары сыйфатында кулланыла) сатып алу өчен йөзләгән мең сум акча кирәк. В.Хабаров сүзләренчә, вәзгыять илдә пиротехника белән тәэмин итү проблемалары барлыкка килү һәм кирәкле әйберләрне сатып алу белән катлаулана.

Фестивальне оештыру шулай ук сугыш сценариен язуны күздә тота – һәрбер подразделение һәм техника өчен хәрәкәт маршрутлары, комментатор сүзләре, шартлау картасы һ.б. аерым языла. Сценарийны әзерләгәннән соң гаризалар буенча эш башлана – оештыручылар катнашучылар санын билгели, подразделениеләрне сайлый, дошманнарның һәм техниканың күпме булырга тиешлеген билгели. «Сугыш өчен команда туплау җиңел түгел. Кагыйдә буларак, дошман роленә теләүчеләр 2-3 тапкырга кимрәк, әмма алардан башка булмый. Баланс тотарга һәм клубта тегеләре дә, болары да булсын өчен эшләргә туры килә», – дип аңлата клуб җитәкчесе. Нәтиҗәдә фестиваль чын тере музей, үткән вакыйгалар буенча күрсәтмә пособие кебек килеп чыга.

«Һәр музей каршында тарихны мөмкин кадәр күбрәк кеше өйрәнә алсын өчен хәрби-реконструкторлык клубы төзергә кирәк»

В.Хабаров фикеренчә, реконструктор эшчәнлегенең кыйммәте шунда ки: бу яхшы хобби гына түгел, безнең заманда дәүләт әһәмиятендәге эш булып торган тарихны өйрәнү мөмкинлеге дә. Аның сүзләренә караганда, хәрби вакыйгаларны реконструкцияләү – тарихка бәйле горурлык хисләрен тою мөмкинлегенең берсе дә.

Хәрәкәт үссен өчен, клуб җитәкчесе реконструкторлык эшчәнлегенә катнашы булган барлык берләшмәләрне берләштерә алган оешма булдыру турындагы идеяне белдерде. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, хәрби-тарихи клубларны һәр музей каршында формалаштырырга кирәк. «Бу файдалы, иҗади һәм патриотик хәрәкәт», - дип билгели тарихчы.

«Витязь» хәрби-тарихи клубы әгъзасы булу өчен ТР Милли музеенда аның җитәкчесе Владислав Хабаров белән шәхсән очрашырга кирәк. Клубта дәресләрнең төгәл җәдвәле юк. «Бер тапкыр чарада катнашырга кирәк, ә аннары клуб эшчәнлеге турында онытырга мөмкин булмаячак. Бу даими һәм системалы эш», – дип нәтиҗә ясый безнең әңгәмәгә В.Хабаров.