В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр каршында «Атмосфера» вокаль ансамбле чыгыш ясаячак
Бүген, 16 июльдә, Казанда «Мәдәни чәршәмбе» проектының чираттагы концерты була. Шәһәрлеләр каршында 10 еллык тарихы булган «Атмосфера» вокаль ансамбле чыгыш ясаячак.
Солистлар классик хитлардан алып заманча аранжировкаларга һәм попуррига кадәр башкарачак. Тамашачылар гитара һәм бәрмә уен кораллары белән тулыландырылган камералы җырлауны ишетәчәк.
Концерт П.Чайковский исемендәге 1нче музыка мәктәбе ишегалдында 18:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, проект кысаларында шәһәрнең төрле районнарында 78 тематик вакыйга планлаштырылган. Концертлар Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалдында, шулай ук «Крылья Советов», Урицкий исемендәге паркларда, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янында, Арт-үзәк һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.