Узган ел Кояш чыгышы илендә 95 мең россияле булган, ягъни 2017 ел белән чагыштырганда 23%-ка күбрәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алсу Сафина). Узган ел Кояш чыгышы илендә 95 мең россияле булган, ягъни 2017 ел белән чагыштырганда 23%-ка күбрәк. Бу хакта кичә Казанда Япония илкүләм туристлык оешмасының (JNTO) Мәскәү вәкиллеге башлыгы Айри Мотокура җиткерде. Бу илнең Россия туристларына ни өчен кызыклы булуы һәм Япониядә безнең ватандашларыбызны нинди ачышлар көтүе турында Татарстан туристлык компанияләре вәкилләренә һәм журналистларга Россия туриндустрия берлеге (РСТ) ярдәме белән Япония илкүләм туристлык оешмасы (JNTO) үткәргән «Япония – хәзинә утраулары» эшлекле очрашуында сөйләделәр.
Мотокура ханым, очрашуны ачып, Россиядән Япониягә туристлар агымы беренче ел гына үсми дип белдерде. Мәсәлән, 2017 елда Кояш чыгышы илендә, 2016 ел белән чагыштырганда, россиялеләр 40%-ка күбрәк булды. JNTO мәгълүматларына караганда, агымдагы елның май аенда Япониягә 2,7 млн. турист килгән, шуларның 9,7 меңе россияле булган. Бу узган ел күрсәткечләреннән 30,2%-ка артыграк. Ә гыйнвардан майга кадәр Япониягә 47,1 мең Россия туристы килгән - 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19,6%-ка күбрәк. Мотокура ханым сүзләренә караганда, туристларның күбесе Кояш чыгышы иленә Мәскәү һәм Ерак Көнчыгыш аша килә икән. «Казан кебек миллионлы халкы булган шәһәрләрнең зур потенциалы бар дип саныйбыз», - диде ул.
ТР Туризм буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын алга этәрү бүлеге башлыгы Айгөл Балахонцева, үз чиратында, Дәүләт комитетында Япония туристларны үстерү һәм җәлеп итү өчен өстенлекле базар буларак каралуын билгеләп үтте. «Без Япониядә туристлар өчен ачыла торган мөмкинлекләр турында белергә тиеш, чөнки бу - хыяллар иле», - дип өстәде ул.
Туристик төркемнәр өчен гадиләштерелгән виза режимы
Япония илчелегенең Россиядәге консуллык бүлеге башлыгы Синбо Цуеси сөйләгәнчә, узган елның 1-нче октябреннән Япониядә 30 көннән артык булганда оешкан туристик төркемнәр өчен Япония визасын алу процедурасы гадиләштерелгән. Хәзер туристларга фоторәсемнәр төшерелгән ике виза анкетасын, чит ил паспортының оригиналын һәм гражданин паспортының күчермәсен бирергә генә кирәк. Тур катнашучылары исемлеге, визит программасы, авиабилетларны броньлауны, яшәү урыннарын, Япония буенча хәрәкәт итү өчен транспортны туристлык компаниясе тәкъдим итә.
Олимпиада-2020
Киләсе елда Япония башкаласы җәйге Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Токио үткәрү хокукын 2013 елда отты. JNTO Мәскәү офисының маркетинг буенча менеджеры Юлия Шилкина сүзләренчә, 2018 елда Япониягә 31 миллионнан артык кеше килгән булса, 2020 елга максат – 40 млн турист.
Омотэнаси - кунакчыллык фәлсәфәсе
Һәр мәдәни кеше Япониядә булырга тиеш, дип саный Россия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюрина. Аның сүзләренә караганда, Япониядә булганда, аңа ике фәлсәфә тәэсир иткән: омотэнаси - кунакчыллык һәм кайдзен - даими камилләшү.
Очрашуда катнашучылар сөйләгәнчә, омотэнасины турист бөтен җирдә дә – кунакханәдә дә, җәмәгать туклануы йортларында да сизәчәк, ә җирле кешеләр сезгә ярдәм итәргә теләп, юл күрсәтеп кенә калмыйлар, сезнең белән юлның бер өлешен дә узачаклар. Юыну бүлмәсендәге көзгедә, сезгә бирелгән салфеткада һәм башка күп кенә детальләрдә омотэнаси - традицион япон кунакчыллыгы күренә.
Ил эчендәге бушлай очышлар
Казаннан Токиога Мәскәү аша барып җитәргә мөмкин – бу елның 31-нче мартыннан Япония башкаласына көндәлек рейслар башкарыла. Japan Airlines авиакомпаниясе вәкилләре билгеләп үткәнчә, пассажирлар Boeing бортында ук иң яхшы япон кунакчыллыгын сизәчәк, моннан тыш, 4 ел рәттән SkyTrax версиясе буенча эконом-класс кәнәфие иң яхшысы дип танылган. Очу вакыты 9,5 сәгать тәшкил итәчәк.
Сүз уңаеннан, самолетка билетларны очарга 360 көн кала сатып алырга мөмкин, шул рәвешле, киләсе елда Сакураның чәчәк атуын хәзер үк планлаштыра аласыз.
Авиакомпания вәкилләре сүзләренә караганда, Япония шәһәрләре арасында бушлай очу мөмкинлеге пассажирлар өчен күңелле бонус булып торачак. Әйтик, Мәскәүдән Токиога авиабилет сатып алган вакытта JAL маршрут челтәре шәһәрләре арасында Япония буенча ике очыш бушлай алырга мөмкин, әмма бу шәһәрләрне авиабилетлар сатып алганда ук күрсәтергә кирәк.
Чәчәк фестивальләре, театр, борынгы гыйбадәт йортлары
Япониядә карап булган урыннар чиксез. Бу борынгы традицияләр һәм ультразаманча технологияләрне үз эченә алган Токио да, Япониянең мәдәни башкаласы Киото да, башка шәһәрләр һәм төбәкләрнең кабатланмас табигате дә, борынгы гыйбадәт йортлары да, таш чәчәкләре дә, Япония театр сәнгате дә. Күп кенә туристлар Япониягә нәкъ менә яз көне барырга омтыла, слива, сакураның чәчәк атуын, шулай ук глициния, азалия, пион, камелия, ирис, лотосның да чәчәккә күмелгән чагын күрәселәре килә. Очрашуны оештыручылар сүзләренә караганда, Япониягә елның теләсә кайсы вакытында килергә мөмкин, һичшиксез, һәркем бу илдә чиксез мөмкинлекләр һәм ачышлар табачак.