В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада шәһәрдә 213 малай һәм 230 кыз туган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль). Узган атнада, 3 нче июльдән 9 нчы июльгә кадәр, Казанда 443 бала туган: 213 малай һәм 230 кыз.
Максим, Артур, Егор, Камил, Ева, Азалия, Милана һәм Ясмин балаларга еш кушылган исемнәр булган. Сирәк исемнәр: Остап, Әхмәт, Раиф, Елисей, Эльсан, Грета, Иделия һәм Северия.
Шулай ук узган атнада шәһәрдә 344 пар никахлашкан, дип хәбәр итә ТР башкаласы буенча Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.