Экскурсовод Юлия Жизневская Ушковлар һәм Шамил йортлары тарихы, Тукайның мәхәббәт әсәрләре һәм Сальвадор Дали картиналары турында сөйләде
Фото: Денис Гордийко
Безнең шәһәрдә тарихи рәвештә рус һәм татар өлешләрен аерып карарга мөмкин. Шунысы кызык, аларның һәрберсендә туй бүләге булган махсус йортлар бар. Шуларның берсе – Ушковлар йорты. Тимер балконнар, чүкеп ясалган бизәкләр, сәер манара һәм эчке дөньясы – сәнәгать империясе варисы Алексей Ушков кәләше Зинаида Высоцкаяны шулкадәр гаҗәпләндерергә хыяллана, аңа йорт бүләк итәргә карар кыла. Туй бүләге кияүнең бар мәхәббәтен чагылдырырга тиеш була. Шуңа күрә архитектор Карл Мюфке Ушковка бүлмәләрне төрле стильләрдә ясарга тәкъдим итә: көнчыгыш, готика, барокко. Йортта француз витражлары, Венеция көзгеләре барлыкка килә. Бүлмә-мәгарә яки грот йортның үзенчәлеге булып тора, ә фасадында музаның исеме һәм фамилиясенең инициалларын – «ЗУ»ны күрергә мөмкин.
Ләкин Алексейны мондый туй бүләгенә кем рухландырган? Зинаида якынча 1881 елда туган. Аның әтисе – Николай Высоцкий – Казан университеты профессоры була, ә әнисе – Мария Высоцкая – ярлылар турында попечительлек комитетының хатын-кызлар хәйрия бүлегендә тора. Мөгаен, Зинаида һәм Алексей профессор Высоцкий бактериология институтын төзү өчен акча җыйганда танышканнардыр, ә хәйриячеләр арасында Ушковлар гаиләсе дә булгандыр. Икенче фикер буенча, булачак пар университетта очрашкан. Алексей табигый фәннәр факультетында укый, профессор һәм аларның гаиләсенә кергән кеше белән таныш булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, Алексей һәм Зинаида ике төрле дөньяны тәкъдим иткәннәр: берсе – профессор кызы, икенчесе – бай сәүдәгәр варисы. Аларның мәхәббәт тарихы аерылышу һәм суд белән тәмамлана. Озак вакытлар Зинаида Ушкова 1916 елда үзенең туй бүләген саткан дип санала, һәм аның эзләре Франциядә югалган, ләкин күптән түгел йортны саклаучы Эдуард Хәйруллин Мәскәүдә, Новодевичье зиратында Зинаида каберен тапкан. Плитада фамилиясе – Руднева, үлем датасы 1929 елның 29 нчы июле дип күрсәтелгән. Анда Эдуард Хәйруллин Зинаида Ушкованың бердәнбер фотосын таба, әлеге табышка кадәр хатын-кызның нинди булуы билгесез була.
Хәзер Ушкова йортында көн саен 13:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә экскурсияләр үткәрелә. Керү билетлар буенча башкарыла, алдан +7(843)238-79-00 телефоны буенча язылырга кирәк.
Икенче йортның – Шамил йортының да тарихы кызыклы. Казанлыларның барысы да Габдулла Тукай урамында урнашкан Шотландия замогы белән таныштыр. Бу да – туй бүләге, әмма инде әти-әнидән кызына бирелгән. 1884 елда татар сәүдәгәре Ибраһим Апаков бердәнбер кызы Биби-Мәрьям-Бануны Кавказда танылган имамның улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәт-Шәфи Шамилгә кияүгә бирә. Әтисе яңа өйләнешүчеләргә җир участогы һәм 1902 елда янгыннан зыян күргән йортны бүләк итә. Бер елдан соң яшь гаилә йортны үзләре теләгәнчә үзгәртеп корып төзегән. Проект өстендә архитекторлар Генрих Руш һәм Федор Амлонг эшләгән. Заманча төзелеш готика һәм гарәп стилен берләштергән модерн стилендәге замоктан гыйбарәт. Бина манаралар, чүкеп ясалган түбәләр, флюгерлар һәм матур декор белән бизәлгән.
Биби-Мәрьям-Бану чибәр, югары зәвыкка ия булган һәм Иске Татар бистәсенең мода законнар чыгаручысы буларак танылган. Ул Казанда хатын-кызлар гимназияләренең берсен тәмамлый, рус телен яхшы белә. Шәһәр буйлап Франциядән җибәрелгән фонарьлар белән экипажда йөри, шулай ук ул хәйриячелек белән шөгыльләнә. Шамил, замандашлары әйтүенчә, кыяфәте белән европалыны хәтерләткән. 27 яшь аермасы зур булуга карамастан, Биби-Мәрьям-Бану белән Шамилнең никахы гармонияле була, алар Фатимат-Зөһрә һәм Нәфисәт исемле ике кыз үстерә. Төзекләндерелгән йортта пар озак яшәмәгән, 1906 елда Шамил үлгән, ә Биби-Мәрьям-Бану Петербургка күченгән. Хәзер йортта татар шагыйре Габдулла Тукай музее урнашкан.
Шундый мәхәббәт тарихлары бар, аларда музалар үзләренә булган хисләрне ишетеп өлгермиләр, әмма ул гасырлар дәвамында шигырьләрдә кала.
«Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,
Дөнья берлә ваклануым һәч эстәмим;
Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,
Аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим.
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, сөенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!»– диеп көенергә».
Бу юлларны «татар Пушкины» Габдулла Тукай үзенең сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүләдовага багышлый. Уртача буйлы, кара кашлы, үткен карашлы, ачык йөзле, күзләрендә ниндидер җәлеп итүче көче булган, яңгыравыклы һәм матур тавышлы. Шагыйрьнең музасын аның дусты Галимҗан Шәрәф шулай сурәтләгән.
Зәйтүнә Чистайда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Ул яхшы белем алган, укымышлы һәм кызыксынулары киң булган. Замандашлары билгеләп үткәнчә, Зәйтүнәнең үз-үзен тотышы һәм фикер йөртүе Европача киң булган. 14 яшендә әнисе һәм олы апасы белән бергә кыз берникадәр вакытка Казанга күченә. Зәйтүнәгә Тукайның шигырьләре ошый, шуңа күрә ул шагыйрь белән «очрашулар» эзли. Беренче очрашу вакытында Мәүләдовага – 14-15 яшь, ә Тукайга 22 яшь була.
Аларның тормышында нибары алты очрашу булган, әмма аларны романтик очрашулар дип атап булмый. Гашыйклар беренче тапкыр газета редакциясендә очрашалар, икенче очрашу вакытында Тукай, башлыгын салып, Зәйтүнәне трамвайдан сәламли. Өченче очрашуда редакциядә пар азрак сөйләшеп ала, соңрак алар дүртенче тапкыр әдәби кичәдә очрашалар. Бишенче очрашуга Тукай соңга кала: ул Чистайга китәр алдыннан Зәйтүнәне пристаньга озатырга вәгъдә итә, ләкин өлгерми. Алтынчы очрашу 5 елдан соң – Тукай авыр чир белән көрәшеп ятканда була. Зәйтүнә аның белән саубуллашырга килә, ләкин шагыйрь ишекне ачмый – үзен мескен һәм көчсез итеп күрсәтергә теләми. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең сөйгәненең дәфтәрләре саклана.
Шунысы гаҗәп, артыннан күпсанлы җанатарлар йөргән Габдулла Тукай үзенә ошаган кызга мәхәббәтен аңлатырга батырчылык итмәгән. Шагыйрь үзенең тышкы кыяфәтеннән ояла һәм хатын-кызлардан читләшә. Зәйтүнә аның йөрәгенә үтеп керә – аның ярдәмендә Тукайның искиткеч мәхәббәт лирикасы барлыкка килә, аны бүгенге көнгә кадәр яратып укыйлар. Шагыйрь үлгәннән соң Зәйтүнә кияүгә чыга, ләкин Тукай белән символик бәйләнеш дәвам итә: аның улы үсә, язучы була һәм Габдулла Тукай премиясенә лаек була.
«Мин Галаны әнидән дә, әтидән дә, Пикассодан да һәм хәтта акчадан да ныграк яратам», – дип сөйли Сальвадор Дали үз хатыны казанлы Елена Дьяконова турында. Яшь кыз рәссам белән 1929 елда Кадакеста таныша. Елена һәм Сальвадор бер-берсенә гашыйк булалар һәм 1934 елда өйләнешәләр. Гала Дали өчен муза да, хатын да, продюсер да була. Ул иренең финанс эшләрен үз кулына ала һәм рәссамның картиналарын таныту белән шөгыльләнә. Сальвадор хатынына дистәләгән картиналар багышлый, алар арасында «Мадонна из Порт-Лигата», «Тайная вечеря», «Галарина», «Христос-Гала» һәм «Атомная Леда» бар. Барлык киндерләрдә дә ул төз сынлы, җитди карашлы һәм җиңелчә елмаю белән сурәтләнгән. Автор еш кына Гала рәсемен дини мотивлар үзәгендә ясый – тәнкыйтьчеләр моны Далиның тормыш иптәшенә фанатик мөнәсәбәте белән бәйлиләр. Кызык, пар үзләренең никахын үзләре булган һәр илдә теркәгән, ә Гала үлгәч, Сальвадор Дали башка картиналар яза алмаган.
Елена Дьяконова 1894 елда Казанда, өлкәннәр сүзләренчә, хәзерге вакытта Василий Аксенов музее урнашкан йортта туган. Елена Мәскәү хатын-кызлар гимназиясендә укый, анда апалы-сеңелле Цветаевалар белән дус була. «Хәтерләр» мемуарларында Анастасия Гала белән дуслыгы турында сөйли. Елена 1912 елда Казаннан Швейцариянең Клавадель шифаханәсенә туберкулездан дәваланырга китә. Аңа гыйшык уты тотучылар арасында күчемсез милек сәүдәгәренең улы Поль Элюар, скульптор Макс Эрнст була, ә аннары ул Сальвадор Далига кияүгә чыга.
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко, Казан шәһәре KZN.RU