“Левша” гаилә иҗаты үзәгендә дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Казанның Изге Гурий исемендәге православие гимназиясендә “Левша” гаилә иҗаты үзәге ачылды. Анда шәһәрлеләрне проектлау нигезләре, электр инструменты, станоклар һәм үлчәү җайланмалары белән таныштырачаклар.
Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында – төрле конструкторлык бурычларын хәл итү, техник проектлау һәм иҗади идеяләрне гамәлгә ашыру, шулай ук йорт остаханәләрен булдыру тора. Дәресләрне тәҗрибәле педагог иерей Сергий Вохмянин үткәрәчәк.
Казан епархиясе матбугат хезмәте С.Вохмянинның “Левша” Гаилә иҗаты үзәге эретеп ябыштыру, токарьлык, шомарту һәм фрезерлык эшләренең барлык төрләрен башкарырга мөмкинлек биргән иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. “Биредә металлны термоэшкәртү һәм керамик материаллар яндырып эшләүне тормышка ашырырга, шулай ук кече габаритлы җиһазлар, шаблоннар, сувенирлар һәм уенчыклар ясарга мөмкин. Моннан тыш, якын киләчәктә үзәкнең матди-техник базасы 3D-принтер һәм робототехника буенча дәресләр үткәрү өчен җиһазлар белән тулыландырылачак”, - дигән сүзләрен җиткерә.
Иҗади эшчәнлектә катнашу өчен “Левша” үзәге 10 яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм аларның әтиләрен чакыра. Дәресләр һәр атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк, бер дәрес өчен иганә күләме 300 сум булачак.
Өстәмә мәгълүматны +7(917)240-38-08 телефонына шалтыратып белергә була.