Узган атнада ТР башкаласында 314 сабый туган
Фото: Денис Гордийко
Малайларга – Александр, Ратмир, Кәрим, Эмиль, Демид, Раян, Тимофей, кызларга Ева, Сафия, Айлин, Рояна кебек исемнәрне яратып кушканнар.
Астемир, Азим, Тикан, Осман, Каюм, Габдерахим, Эван, Фоат, Айрат, Ильзира, Ивета, Данелия, Евдокия, Аливия, Лукерья кебек сирәк исемнәр дә булган.
Шулай ук узган атнада Казаннан 122 пар никахларын теркәгән, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.