Быел республика бюджетыннан шәһәр үзәген эшкәртүгә өстәмә финанс бүлеп бирелгән
Атна ахырына Казанда көзге дератизация – кимерүчеләр белән көрәш тәмамланачак. Бүгенге көндә шәһәрнең дезинфекция станциясе хезмәткәрләре 1060 гектардан артык территорияне эшкәрткән, анда Татарстан башкаласы бистәләренең парклары, скверлары, яшел зоналары кергән. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе эшкәртү өчен барлыгы 1184,46 га территория билгеләде. Моннан тыш, Казанга өстәмә финанслау бүлеп бирелгән, ул шәһәр үзәгендәге 1022 гектар территориядә, шул исәптән күп санлы җәмәгать туклануы оешмалары булган урамнарда кимерүчеләргә каршы көрәш өчен таләп ителгән. KZN.RU порталы хәбәрчесенә Бауман урамы мисалында дератизация ничек узуы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина дератизация үткәрү өчен территорияләр даими санитария-гигиена һәм зоология тикшеренүләре нәтиҗәләре, шулай ук гражданнарның кимерүчеләр булу-булмавына мөрәҗәгатьләре, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда, туристлык маршрутларында һ.б. нигезендә билгеләнә, дип сөйләде. Шул ук вакытта эшләр кимерүчеләрнең үрчү һәм тереклек эшчәнлеге өчен шартлар булган урыннарда каралган.
«Быел Казанда уздырыла торган масштаблы халыкара чараларны исәпкә алып, кимерүчеләр тарата торган йогышлы авырулар барлыкка килү куркынычын киметү өчен, Казанның үзәк өлешен, массакүләм йөрү һәм ял итү урыннарын ике тапкыр профилактик эшкәртүгә өстәмә финанслау бүлеп бирелде», – дип аңлатты Анна Алешина. Мәсәлән, июль, август һәм сентябрь айларында хезмәткәрләр 1022 гектар мәйданда ике тапкыр эшләр башкарганнар. Профсоюз, Островский, Большая Красная, Татарстан, Габдулла Тукай, Назарбаев, Мартын Межлаук, Нариманов урамнары эшкәртелгән.
«Ачык урынны дератизацияләү яз һәм көз айларында башкарыла. Беренче очракта белгечләр планлаштырылган мәйданның 60% ын эшкәртә, икенчесендә – калган 40% ын», – дип аңлатты Казанның дезинфекция станциясенең баш табибы Евгения Шарапова. Яз көне бу кимерүчеләрнең үрчүен чикләү өчен кирәк, ә көз көне күселәрнең оясыннан чыгу мөмкинлеген киметү өчен таләп ителә.
«Дератизация нәтиҗәсен санитария таләпләре нигезендә кулланылган препаратка карап 10-30 көннән соң бәялиләр. Кирәк булганда кабат эшкәртүләр үткәрелә», – дип өстәде Анна Алешина.
Бауман урамы – кимерүчеләр өчен яраткан урыннарның берсе, чөнки анда җәмәгать туклануы йортлары күп. Монда алар азык-төлек калдыклары булган чүп контейнерларында һәм эчке ишегалларыннан озак чыгарылмый торган төзелеш материалларында яшеренә алалар. Мондый урыннар кимерүчеләргә яхшы үрчергә мөмкинлек бирә.
Күселәрдән котылу өчен көрәшнең ике ысулы кулланыла. Аларның берсе – муниципаль бирем буенча профилактик чаралар, анда дезстанция белгечләре ярмадан, көнбагыш маеннан һәм кимерүчеләрнең үлеменә китерә торган чарадан торган химик бөртекле тозак калдыралар (хәзер «Ратикум» препараты кулланыла, әмма вакыт-вакыт хезмәткәрләр күселәрдә ияләшү барлыкка килмәсен өчен эшкәртү чарасын алыштыралар). Бу тозак кешеләр һәм башка хайваннар өчен куркынычсыз, чөнки аны соскы ярдәмендә тирән итеп ояларга салалар, аннары аларны туфрак белән тыгызлап күмәләр.
«Соңгы вакытта дезинфекция эшчәнлеге белән шөгыльләнүче коммерция структуралары алдавыч җимнәрне җир өстендә калдыра, бу бөтенләй ярамый торган һәм куркыныч нәрсә», – дип ассызыклады Евгения Шарапова.
Кимерүчеләр белән көрәшүнең икенче ысулы – кырып бетерә, һәлак итә торган дератизация. Ул кимерүчеләр саны һәр аерым территория өчен норматив күрсәткечтән югарырак булганда кулланыла. Мондый методика кирәк булганда бер тапкыр үткәрелә.
Дезстанция белгече Людмила Гуськова сөйләгәнчә, территорияне иртә көздән, яфраклар коелганчы, әле кимерүчеләр оясын җиңел табып булганда эшкәртә башлыйлар. Ул, зур тәҗрибәгә ия булганга күрә, аларның «өй»ләрен бер караш ташлауга күреп ала алуын әйтте. Ләкин гади кеше дә аларны, мәсәлән, урманда табарга сәләтле: әгәр ниндидер бер урында җир йомшак һәм аяк астына убылып төшеп китә икән, димәк, бу чокырны кимерүче казыган булуы ихтимал.
Көзге дератизация кысаларында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе эшкәртү өчен 1184,46 га территория билгеләде, анда шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясенә һәм Казанның тышкы төзекләндерү комитетына беркетелгән җәмәгать киңлекләре, шулай ук Салават Күпере торак районының, Залесный, Вознесение, Царицыно бистәләренең яшел зоналары кергән. Киңлекләрне халык шикаятьләре буенча һәм территорияне зоологлар кимерүчеләр санын тикшергәннән соң да сайлыйлар.
«Быел паркларда кимерүчеләр белән аерым проблемалар юк. Ләкин урман зоналары белән хәл башкачарак. Урман урман инде ул, монда кимерүчеләр, әлбәттә, шулай ук зур өемнәр булып йөрмиләр, ләкин алар барыбер булган. Бу Горки-Әмәт урманы, Аккош һәм Дубрава парклары. Безнең атна ахырына кадәр Дубраваны кенә эшкәртәсе калды», – дип уртаклашты Людмила Гуськова.
Башкарыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген зоологлар, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре тикшерә.