Шәһәрнең уку йортларын аңа кушылырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). 15-нче сентябрьдә Казанда макулатура җыюның көзге марафоны башлана. Урманнарны коткаруга үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр, шул исәптән шәһәрнең мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучылары да, аңа кушыла ала.
Макулатура сыйфатында иске дәфтәрләр, альбомнар, китаплар, журналлар, офис кәгазе, катыргы тартмалар тапшырырга мөмкин. Чеклар, фотографияләр, кәгазь стаканнар, калька, майлы кәгазь һәм картон, втулкалар, йомырка лотоклары һәм стастымаллар кабул ителмәячәк.
Макулатура тапшыру алдыннан скрепкаларны, файлларны һәм тышлыкларны алырга кирәк, тоткаларны кәгазьдә калдырырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны ачыклау һәм марафонга кушылу өчен WhatsAppка +7(965)600-54-65 номеры буенча язарга кирәк. Акция 15-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Экологично. Казань».