Шәһәр халкы һәм кунаклары шеф-поварлардан ризыклар авыз итә, мастер-классларда әзерләргә өйрәнә һәм җирле җитештерүчеләрнең продукциясен сатып ала алачак.
Фото: Марат Мугинов
Теләге булган һәркем фестивальдә Татарстан рестораннарының һәм кафеларының иң яхшы шеф-поварлары тарафыннан экологик чиста продуктлардан әзерләнгән ризыкларны татып карый алачак.
Моннан тыш, халык, шул исәптән блогерлар катнашында 10 мастер-класс планлаштырылган. Аларда барлык теләүчеләр танылган ризыкларны әзерләү серләрен белә алачак.
Фуд-зонада фестиваль кунаклары җирле җитештерүчеләр һәм фермерлар продукциясен сатып ала алачак. Шулай ук күңел ачу программасы кысаларында оригиналь жанрда иҗат итүче артистларның һәм музыкантларның чыгышы планлаштырылган, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.
Фестиваль Каюм Насыйри урамында ике көн дәвамында 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр барачак. Керү ирекле.