Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2022, 11:04

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 нчы сентябрьдә башлана

Хәзер Юдинода Революция урамы буенча яңа чатыр мәйданчыгы төзелеше бара.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август, Юлия Летникова). 10 нчы сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Агымдагы елның гыйнварыннан Кулланучылар базары комитеты көн саен социаль әһәмиятле продуктларга бәяләр мониторингы алып бара. «Шикәр, суган, май бәяләре кискен үсте. Үсешнең сәбәбе – товарларны тәэмин итүчеләрдән сатып алу бәясенең артуы һәм ясалма рәвештә булдырылган ихтыяҗ», – дип искәртте И.Шакиров. Хәлне тотрыкландыру өчен ретейлерлар һәм тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр үткәрелде.

Моннан тыш, бу эштә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә ярдәм итте. 6 сәүдә көнендә шәһәр халкы 266 млн сумлык товар сатып алды. «Шикәр комы өстәмә рәвештә ярминкәләрдә формалаштырылган запастан сатылды, бу исә товарга кытлыкны киметергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Хәзер кибетләргә товарлар көн саен тоткарлыксыз китерелә, ә сәүдә предприятиеләре гадәти режимда эшли. «Кулланучылар базары өлкәсендә без ажиотаж ихтыяҗны теркәдек, әмма барысы да гадәти режимга әйләнеп кайтты. Бүгенге көндә азык-төлек товарлары складлары тулы», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.08.2022
Видеорепортаж
08.08.2022 11:07
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда сатучы татарстанлылар саны 37% ка арткан
Барлык яңалыклар