В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер Юдинода Революция урамы буенча яңа чатыр мәйданчыгы төзелеше бара.
Фото: Денис Гордийко
Агымдагы елның гыйнварыннан Кулланучылар базары комитеты көн саен социаль әһәмиятле продуктларга бәяләр мониторингы алып бара. «Шикәр, суган, май бәяләре кискен үсте. Үсешнең сәбәбе – товарларны тәэмин итүчеләрдән сатып алу бәясенең артуы һәм ясалма рәвештә булдырылган ихтыяҗ», – дип искәртте И.Шакиров. Хәлне тотрыкландыру өчен ретейлерлар һәм тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр үткәрелде.
Моннан тыш, бу эштә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә ярдәм итте. 6 сәүдә көнендә шәһәр халкы 266 млн сумлык товар сатып алды. «Шикәр комы өстәмә рәвештә ярминкәләрдә формалаштырылган запастан сатылды, бу исә товарга кытлыкны киметергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Хәзер кибетләргә товарлар көн саен тоткарлыксыз китерелә, ә сәүдә предприятиеләре гадәти режимда эшли. «Кулланучылар базары өлкәсендә без ажиотаж ихтыяҗны теркәдек, әмма барысы да гадәти режимга әйләнеп кайтты. Бүгенге көндә азык-төлек товарлары складлары тулы», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.