Бәйрәм бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы каршында уза.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Бүген Казанда композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә ачык һавада «Халык мәхәббәте лауреаты» дигән концерт узачак. Шәһәр халкы өчен Казанның танылган коллективлары чыгыш ясаячак.
Концерт Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы каршындагы мәйданда (Татарстан ур., 2), 17:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Мәдәният идарәсендә. Казанлылар Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры, Казан шәһәре филармониясе солистлары, Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры, шулай ук Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестр һәм Г.Камал исемендәге Татар академия театры артистлары чыгышларын тыңлый алачаклар.
Бәйрәм сигезенче тапкыр үткәрелә. Проектның авторы һәм режиссеры – Россиянең халык артисты, профессор, «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең мәдәният һәм сәнгать буенча директор урынбасары Лима Кустабаева.