В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар балаларның ял итү һәм күңел ачу шартларын бәяләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары Казанның Совет районы мәктәп яны лагерьларында балаларның җәйге ялын оештыру белән танышты. Алар балаларның ял итү һәм күңел ачу шартларын, Карьер бистәсендәге 108-нче һәм Дәрвишләр бистәсендәге 141-нче мәктәпләрдә туклануны һәм медицина хезмәте күрсәтүне оештыруны бәяләделәр.
Эшлекле киңәшмәдә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан шәһәре Думасы депутатлары Рафаэль Шәвәлиев, Руслан Минабетдинов, Рушания Билгильдеева, Марат Бикмуллин һәм Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев катнашты.
Киңәшмә барышында эшче төркем әгъзалары балалар ялын оештыруны югары бәяләделәр. Алар ике мәктәп яны лагеренда да һөнәри педагоглар эшли, балалар өчен өч тапкыр туклану оештырылган, уен зоналары җиһазландырылган, мәктәп стеналары белән генә чикләнмичә, музейларга, театрларга, паркларга һәм скверларга баруны күздә тота торган төрле юнәлештәге чаралар уздырыла, дип билгеләп үттеләр.
Депутатлар шулай ук ашханәләрне һәм азык-төлек блогларын, медицина кабинетын карап тотуга, территорияләрнең төзеклегенә игътибар иттеләр. Алар мәктәп ашханәләрен җиһазлар белән тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте һәм бу мәсьәләне үзләренең контроль астына алдылар. Ул эш тәртибендә хәл ителәчәк.
Депутатлар шәһәр читендәге лагерьларга барып балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча эшне июль аенда дәвам итәргә планлаштыра.