Казан оешмаларына һәм предприятиеләренә дистанцион эш форматына күчәргә яки хезмәткәрләргә БРИКС саммитын уздыру вакытына ял көннәре бирергә киңәш итәләр. Бу транспорт хәрәкәтен туктатып торачак участокларда урнашкан учреждениеләргә кагыла, диде аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин.
Ул өстәп әйткәнчә, элегрәк Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләре өчен түләүле ял көннәре турында боерыкка
кул куйган иде. Эш көннәре 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Карар саммит көннәрендә шәхси автомобильләр, җәмәгать транспорты һәм йөк машиналары үтә алмаячак Казанның кайбер урамнары ябылу сәбәпле
кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда иминлекне тәэмин итү өчен 22—24 октябрьдә социаль учреждениеләр үзгәртелгән график буенча эшләячәк. Укучыларны көзге каникулларга җибәрәчәкләр, балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә эшләячәк, ә мәдәният учреждениеләре вакытлыча ябылачак.