Яңа ел каникулларында түбәләрне кардан һәм боздан чистарту эше дәвам итте.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казанның коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләде: һәркөнне ишегалларын һәм түбәләрне кардан чистарту, каты көнкүреш калдыкларын чыгару эше алып барылды. Каникул чорында барлыгы 178 мең куб.м чүп чыгарылды, шул ук вакытта икеләтә күләм 31-нче декабрьгә һәм 2-нче гыйнварга туры килде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Бәйрәмнәрдә йорт яны территорияләреннән чүп чыгару эше ничек оештырылуы турында район башлыклары Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка хәбәр иттеләр. Әйтик, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 30-нчы һәм 31-нче декабрьдә каты коммуналь калдыклар, гадәттәгегә караганда, бер ярым тапкырга күбрәк чыгарылган, эшкә көн саен 10 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итте администрация башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.
Киров һәм Мәскәү районнарында, администрация башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, яңа елның беренче көннәрендә 12 мең кубометрдан артык калдыклар чыгарылган, шул исәптән 2,5 мең кубометр эре габаритлы чүп. Вахитов һәм Идел буе районнары территориясеннән 42 мең кубометр чүп-чар чыгарылды, дип хәбәр итте хакимият башлыгы Марат Закиров.
Совет районында, аның башлыгы Роман Фәтхетдинов билгеләп үткәнчә, коммуналь хезмәтләр күпфатирлы йортлар территориясеннән 22 мең кубометр чүп-чар, район бистәләренең контейнер мәйданчыкларыннан 25,5 мең кубометр чыгарганнар.
Чүп чыгару белән беррәттән, ишегалларын кардан чистарту эше дә дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, гыйнвар башыннан Казанда 24 мм явым-төшем булган, бу айлык норманың 73%-ын тәшкил итә. «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре өчен барлык көннәр диярлек ишегалларын җыештырып һәм түбәләрне чистартып узды. Түбәләрне вакытында чистарту нәтиҗәсендә кар бүрекләре, боз сөңгеләре һәм боз төшү һәм халыкның алар белән бәйле имгәнү очраклары булмады», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.
Тулаем алганда коммуналь аварияләр саны кимеде. Шулай итеп, ике атна эчендә челтәрләрдә 52 гадәтттән тыш хәл булган, бер гадәти эш атнасында гына да 60 якын сүндерү теркәлә. Җылылык бирүнең 4 кыска вакытлы өзелүе булды, аларның икесе электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр аркасында килеп чыкты, һәм тагын ике сүндерү торбаүткәргечләрне ремонтлау өчен кирәк булды, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
«Ремонт бик аз вакыт алды, шәһәрлеләр нәтиҗәләрен тоймады диярлек, – дип өстәде ул. – Сүндерүгә бәйле планлы эшләр бәйрәмнәрдә үткәрелмәде».