Чарада тарихи мирасны саклау өлкәсендә 100-гә якын эксперт катнашты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Казан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44-нче сессиясендә катнаша. Бу көннәрдә Халыкара форум Кытайның көнчыгышында, Фуцзянь провинциясенең Фучжоу шәһәрендә уза. Сессия кысаларында «Фучжоудан Казанга – бөтендөнья мирасы өлкәсендә лидерлык программасы» дигән өстәмә чара узды, анда тарихи мохитне саклау буенча Татарстан Республикасы башкаласының тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Анда тарихи мирасны саклау өлкәсендә 100-гә якын эксперт катнашты.
Катнашучыларны КХР мәгариф министры урынбасары, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44-нче сессиясе рәисе, ЮНЕСКО эшләре буенча Кытай Милли комиссиясе директоры Тянь Сюэцзюнь, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге директоры урынбасары Джиоти Хосапрахар, Фуцзянь провинциясе вице-губернаторы Чжэн Цзяньмин сәламләде.
Төп нотык белән Фучжоу һәм Казан шәһәрләре вәкилләре чыгыш ясады, ул 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45-нче сессиясен кабул итәчәк. Казан Башкарма комитетының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов шәһәрдә төрле милләт, конфессия һәм мәдәният вәкилләре, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенск соборы тарихы турында сөйләде. Докладта төп урын Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексына бирелде, аны торгызу белән тарих, археология, экология, геология, геофизика, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә Россиянең әйдәүче белгечләре шөгыльләнде.
Шулай ук «Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү» программасы тәкъдим ителде, аның ярдәмендә үзәктә тарихи төзелешләрне саклап кала алдык. Руслан Галиәхмәтов Казанның тарихи биналарын торгызу эшләре даими рәвештә алып барылуы турында сөйләде. Мәсәлән, Иске Татар бистәсе – Казан татарларының XVIII – XX гасыр башы шәһәр архитектурасы һәм мәдәнияте ядкәре торгызылды.
Чыгышлардан соң дискуссия булды. Катнашучылар коронавирус пандемиясе чорында, табигый бәла-казалар һәм кораллы конфликтлар нәтиҗәсендә, тарихи мохитне саклау өлкәсендә шәһәр берләшмәләренә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Фикер алышу барышында демографик үсеш, тиз урбанизация, табигый һәм мәдәни ресурсларны чамадан тыш эксплуатацияләү, шулай ук озак сроклы проблемаларга китерә торган, рациональ планлаштырылмаган шәһәр үсеше кебек факторлар исәпкә алынды. Кытай ягы вәкилләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44-нче сессиясен уздыру турында сөйләделәр, шулай ук Казанга киләсе елда барлык чараларны да уңышлы тормышка ашыруларын теләделәр.