Брнодагы мемориаль комплекста Кызыл армиянең 3668 сугышчысы, Оржеховта - 1467 сугышчы күмелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). ТАССРда туып, Чехия Республикасы территориясендә җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге басылып чыкты.
Брно шәһәрендә һәм Оржехов торак пунктында җирләнгән Кызыл армия сугышчыларының шәхси мәгълүматларын ачыклау һәм аларның хәтерен мәңгеләштерү буенча археологик-тикшеренү эшен Чехия Республикасында хәрби-мемориаль эшне оештыру һәм алып бару буенча РФ Оборона министрлыгы вәкиллеге үткәрде. Архив документлары буенча һәлак булган сугышчыларның туган урыны турында мәгълүмат алынган. Солдатлар һәм офицерлар арасында ТАССРда туган кешеләр бар. Исемлек белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Брнодагы мемориаль комплекста, Чехия Республикасы территориясендәге 14 эре хәрби каберлекләрнең берсендә, шәһәрне һәм якын торак пунктларны азат иткәндә һәлак булган 3668 Кызыл армия солдаты һәм офицеры күмелгән. Белгечләр элек билгесез дип танылган 1715 сугышчының исемнәрен торгыза алган. Оржехов мемориаль комплексында 1467 сугышчы күмелгән, эш барышында 1126 сугышчының исемнәре ачыкланган.
Сугышчыларның күмелү урыны, кабергә керү тәртибе һәм башка мәсьәләләр турында рәсми мәгълүмат алу өчен туганнары РФ Оборона министрлыгының Чехия Республикасында хәрби-мемориаль эшне оештыру һәм алып бару буенча вәкиллегенә мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә мәгълүматны һәм элемтәләрне сайтта табарга мөмкин.