12 команданы берләштергән ярышлар Үзәк стадионның манежында үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында мини-футбол буенча турнир тәмамланды. 12 команданы берләштергән ярышлар 18-21 сентябрьдә Үзәк стадионның манежында үтте.
Нәтиҗәләр буенча беренче урынны “Финансист” командасы (Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты) яулады, ул финалда Башкарма комитет Аппараты хезмәткәрләре комадасын пинальти буенча җинде. Өченче урында – социаль блок командасы.
Өстәргә кирәк, 8-10 ноябрьдә Әлмәттә ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының республика финалы үтәчәк. Анда Башкарма комитетның мини-футбол буенча җыелма командасы барачак.