Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2019, 17:20

Чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелегенең беренче җиңүчеләре билгеле булды

Ярышларда 153 спортчы катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Бүген Татарстан башкаласында Россия Герое С.А.Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге ярышларының беренче көне тәмамланды. Ярышларда 153 спортчы катнаша.

Ирекле стиль белән чаңгы ярышларында 2003-2004 елгы егетләр арасында беренче урынны Дамир Абдуллин алды. Икенче урынны Камил Нәбиуллин алды, өченче урынны Рашат Заһидуллин яулады. Аларның өчесе дә "Вершина" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

"Вершина" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар 2003-2004 елгы кызлар арасында иң көчлеләр дип табылды. Беренче урында Диана Тетюшина, икенче урында Рябова Амалия, өченче урында Анастасия Данилова тора.

2001-2002 елгы егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәне "Вершина" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Артур Шәйхуллин күрсәтте. Икенче урында Александр Галиев (Казан суворов хәрби училищесы). "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Никита Захаров бронза медаль яулады.

2001-2002 елгы кызлар арасында Анна Галиева җиңү яулады. Призерлар өчлегенә шулай ук Анастасия Мөхәммәтҗанова һәм Ульяна Кумаева керде. Аларның өчесе дә Олимпия резервы училищесын тәкъдим итә.

"Вершина" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Руслан Петров 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында чаңгы ярышында җиңде, шулай ук Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясеннән Антон Стрелков һәм Владислав Алексеев призерлар булдылар.

Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясеннән Алинә Галимҗанова 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында финишка беренче булып килде. "Вершина" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Эвелина Әхмәрова көмеш медаль яулады.

Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясеннән Алмаз Таипов 1998 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында җиңү яулады. Казанлы Тимур Садыйков көмеш медаль яулады. Өченче урында - Виталий Талманов (Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе).

1998 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Казаннан Алинә Сабурская җиңүче булды. Казаннан тагын бер спортчы Александра Поповнина финишка икенче килде.

3 мартта ярышларның соңгы көне, катнашучыларга дистанцияне классик йөреш белән узарга туры киләчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның физкультура һәм спорт комитетында.

Барлык яңалыклар