Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2020, 12:15

Валентина Алексеева үз туганнары турында: әти - рота старшинасы, әни - госпитальдә шәфкать туташы, ә кайнатам - танк йөртүче.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында KZN.RU порталы сугыш геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында KZN.RU порталы сугыш геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйли, алар, предприятиеләрдә эшләп һәм фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, җиңүне якынайтканнар. Басмалар циклын Алексеева Валентина Константин кызының тарихы дәвам итә, ул үзенең туганнары - әти-әнисе һәм кайнатасы турында сөйләде.

«Аларны, яшь солдатларны, ашатмаганнар диярлек»

«Мин якын кешеләрем турында сөйләргә телим, алар хәзер безнең арада юк, тик без аларны хәтерлибез һәм яратабыз. Ләкин таушалган сүзләр, канцелярия теле белән түгел, ә чынлыкта ул чорда ничек булганлыгы турында алар үзләре сөйләгән сүзләр белән.

Минем кайнатам, Виктор Иван улы Алексеев, 1926 елгы иде. Ә бу елда туган армиягә чакырылучылар фронтка эләккәннәрнең соңгылары булды. Сугыш турында ул сирәк исенә төшерде, ә исенә төшергәндә елый иде. Бу истәлекләр, күрәсең, бик авыр булгандыр. Кайвакыт ул фронтка бару юлы турында сөйли иде. Аларны, яшь солдатларны, ашатмаганнар диярлек. Поезд бик акрын барган, һәм ул полустанокларда туктагач, егетләр вагоннардан сикереп төштеп, колхоз кырларында калган авыл хуҗалыгы продукциясен җыйганнар, нигездә бәрәңге казыганнар. Виктор Иван улы кечкенә генә гәүдәле булган, бер солдат аны бик каты рәнҗетә торган булган. Виктор Иван улы аны фронтка килү белән беренче сугышта ук атып үтерергә вәгъдә иткәнчегә кадәр кимсеткән, анда аларга корал бирергә тиеш булганнар. Шуннан соң рәнҗетүче үзенең мыскыллауларын туктаткан.

Фронтта Виктор Иван улы механик - Т-34 танкы йөртүчесе булган. Виктор Иван улының куллары алтын булган, диләр. Мин аның белән танышканда ул газ җиһазлары заводында мастер булып эшли иде, ә аңа кадәр югары разрядлы слесарь-инструментальщик белгечлеге алган. Эшче яшьләр мәктәбен генә тәмамласа да, ул бөтен нәрсәне диярлек - сантехникадан, электрикадан, газ җиһазларыннан алып, лампа телевизорына кадәр төзәтә ала иде. Соңгы елларда медтехникада эшләде һәм Святослав Федоровның күзләр клиникасы өчен уникаль инструментлар әзерләде.

Кайнанам Антонина Яков кызы сөйләгәнчә, сугыштан соң авылга шундый батыр солдат кайткан, бөтен күкрәге медальләрдә булган. Барыннан да бигрәк ул Варшаваны алган өчен бирелгән бүләкне югары бәяләгән, кызганычка каршы, аны транспортта югалткан. Җиңү бәйрәме көннәрендә ул үзенең сугышчан иптәшләрен исенә төшерә, аларның исемнәрен атый иде. Мин хәтта аларны «Көт мине» («Жди меня») тапшыруы аша табарга тырышып карарга тәкъдим иттем, ләкин барып чыкмады. 1950 елда ул кече сержант булып демобилизацияләнә. Сугышлар белән Польшаның төньяк-көнбатышына кадәр бара. Җиңү көнен Гдыня шәһәре астында каршы ала.

«Әнием Казанда госпитальдә яралыларны караган»

Ә тагын мин үземнең әнием, Анастасия Павел кызы Корейша турында сөйләргә телим. Сугыш башланган вакытта әни Пинск шәһәрендә (Белоруссия) медицина училищесында укыган. Аңа нибары 17 яшь булган. Шунда ук, Могилевка билет алу өчен, тимер юл вокзалына йөгергән. Могилев астында, Полыкович авылында аның әти-әнисе яшәгән. «Нигә син, кызый, - дигән аңа кассир. - Могилевта фашистлар». Кая барырга? Пинскта танышлар да, туганнар да юк. Немец гаскәрләре һөҗүм итә. Бөтен учреждениеләр эвакуацияләнә. Вокзалда чарасызлыктан елап җибәрә. Шул вакытта санитария поезды башлыгы үзенә команда туплый торган була. Шулай итеп, 8 ай дәвамында бу поездда ирекле ялчы булып хезмәт итә, әлеге поезд бомбалар астында фронт линиясенә чыгып, яралыларны алып, тылга озаткан. Ә соңыннан Казандагы госпитальдә яраланучыларны карарга кала, ул генерал-губернатор Сандецкийның элеккеге резиденциядә була. Хәзер бу Рәсем сәнгате музее.

Документаль рәвештә санитар поездда ул рәсмиләштерелмәгән була, шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучының таныклыгын алмаган. Соңыннан шул ук госпитальдә акушерка булып эшли, һәм әни дөньяга килергә ярдәм иткән кайбер нәниләргә, минем әнием хөрмәтенә, Настенька исемен кушканнар. Әни бик чибәр һәм хезмәт сөючән иде һәм һәрвакыт тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә тырышты. Акакушерка булып эшләгәндә ул медицина институтына укырга керә. Әмма ике сменада эшләргә туры килгәнгә, укуы бик авыр була. Ветеринария институтына күчә, аны тәмамлый, ә соңыннан 65 яшькә кадәр фәнни хезмәткәр булып эшли.

Шунда ук, Казанда, минем әти-әнием таныша да. Минем әти, Константин Василий улы Корейша, танк ротасы старшинасы, Көнбатыш фронтта сугышкан, авыр яраланудан соң госпитальгә эләккән. Соңыннан Казан танк училищесын тәмамлаган һәм Казанның 9-нчы номерлы ВВС махсус мәктәбендә укытырга калган. Ул командалык иткән бүлекләр һәрвакыт беренче урыннарны биләп торган. Әти искә төшергәнчә, сугыш башланыр алдыннан аларның чик буенда торган часте приказ алган: танклардан бензинны тулысынча агызырга. Нәтиҗәдә, аларның бүлекчәләрендәге барлык танклар да диярлек сугышның беренче көнендә үк юк ителгән.

Кече лейтенант исеме белән демобилизацияләнгәннән соң, 40 елдан артык 39-нчы номерлы мәктәптә эшләде. Хәрби эш, гражданлык оборонасы, хезмәт фәннәрен укыта иде. Мәктәп укытучылары әтине мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуы өчен бик хөрмәт иттеләр. Соңгы вакытта хуҗалык мөдире булып эшләде.

Кызыклы, әмма минем уйлавымча, тарихта закончалыклы борылыш. Рахматуллин урамындагы элеккеге 9-нчы номерлы ВВС махсус мәктәбе бинасында - Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда хәзерге вакытта 8-нче сыйныфта аның оныкчыгы һәм минем оныгым Платон Манонин укый. Быел без әтиебезнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үттек.

Шундый авыр тормышны намус белән үткән әти-әниләребезгә мәңгелек дан».

Фотода: Антонина Яков кызы һәм Виктор Иван улы Алексеевлар

Барлык яңалыклар