Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2022, 12:20

«Алар безне яхшырак итәләр»: сукбай этләрне сыендырган казанлыларның 4 тарихы

ТР башкаласында яшәүчеләр KZN.RU порталына ни өчен алар приюттан хайван алырга булган һәм хайваннар кешеләргә ничек ышана башлаулары турында сөйләделәр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Ел башыннан Казанның «Зооүзәк» приютыннан 348 эт алынган. Шуларның 70 е элеккеге хуҗаларына әйләнеп кайткан, ә 278 е яңа гаиләләргә эләккән. Йорт хайваннарына яңа хуҗаларга гына түгел, йортта яшәүче башка җан ияләренә күнегергә туры килә. Этне башка хайваннар белән ничек дуслаштырып була һәм яңа гаилә әгъзасы барлыкка килгәнче нәрсәгә әзерләнергә кирәк – шәһәрлеләр сөйләгән тарихларда.

Диана Хәкимова, КНИТУ-КХТИ студенты: «Приюттагы һәр этнең бик аянычлы тарихы бар»

Июнь аенда әнием белән шәһәр паркларының берсендә этләр күргәзмәсе – «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачагын белдек. Күптәннән хайван теләгән идем, ләкин әнием рөхсәт бирмәде, бу зур җаваплылык булуын җиткерде. Шулай да карап кайтырга булдык. Күргәзмәгә килгәч, Дымканы күрдем һәм аңардан башка китә алмавымны аңладым. Бу урында кабул ителгән карар иде. Ул вакытта Дымкага 8 ай иде, хәзер аңа бер яшь тулды.

Дымка безнең гаиләгә кайткач, куркып калды – һәр тавыштан, хәрәкәттән каушап кала иде. Аны кире урамга ташларлар дип уйлагандыр инде. Берничә атнадан соң гына Дымка үзен яратуларын аңлады. Әлеге яратуны тоеп, ул тәрбия эшендә безгә ярдәм генә итте – барлык командаларны да үти, өйдә бернәрсәне ватмый, бозмый һәм үзен бик матур тота.

Аннары Дымка тагы бер сынау белән очрашты. Миндә 9 яшьлек мәче яши, аны да без кайчандыр урамнан алып кергән идек. Әлбәттә, аңа өйдә бүтән җан иясен күрү сәер булды. Башта хайваннар бер-берсен яратмады. Ул вакытта мин «Яшь эт тотучылар мәктәбе»нә йөрдем, анда миңа хайваннар бер-берсенә күнексен дип киңәш иттеләр. Хайваннарны бер бүлмәгә кертергә куштылар, шулай эшләдем дә. Мәче дә күнекте, эт тә өрүдән туктады һәм алар әкренләп дуслаштылар. Хәзер бергә йоклыйлар һәм бер тәлинкәдән ашыйлар.

Сүз уңаеннан, Дымканы сыендыргач, «Зооүзәк» белән элемтәдә тордым, анда, ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, миңа киңәш белән һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер иделәр. Миңа хәзер дә приюттан шалтыраталар һәм язалар, этнең ничек яшәвен, аның барысы да әйбәтме һәм ярдәм кирәкме-юкмы дип сорыйлар, ә мин аларга фотосурәтләр һәм видеолар җибәрәм.

Приюттагы һәр этнең бик аянычлы тарихы бар, һәм һәр дүрт аяклы дусларыбыз һәркайсы төрле. Ләкин эт, безнең очрактагы кебек, яратуларын сизеп алса, сезне үз итә башлый. Минемчә, хайванны болай гына алырга ярамый, аның характерын әйбәтләп өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, мин бик энергияле кеше, һәм минем этем дә шундый ук. Икебез бертөрле булмасак, уртак тел таба алмас идек.

Полина Шибалова, укучы: «Гади этне бәхетле итәргә теләдек»

Этне агымдагы елның май аенда «Зооүзәк»тән алдык. Моны күптән теләгән идек, әзерләндек һәм, ниһаять, хәл иттек. Шул рәвешле гаиләбездә Герда пәйда булды. Хәзер аңа инде 7 ай. Көчек дусларын озак сагынмады, икенче көнне үк безнең мәчебез Альф белән дуслашырга тырышты. Башта мәче моны бик ошатмады, ләкин Герда аны беркайчан да рәнҗетмәде һәм мәче күнде.

Без шунда ук дрессировкаларга һәм тәрбия эшләренә керештек, шуңа күрә көчек белән кыенлыклар да булмады. «Зооүзәк»тә безгә этләрне дрессировкалау буенча лекциягә барырга киңәш иттеләр, хәзер без даими рәвештә тренировкаларга йөрибез. Герда яңа командаларны өйрәнергә ярата, һәм кинологлар аны шаяртып «балерина» дип йөртәләр, чөнки ул зифа буйлы һәм сикереп йөрергә ярата. Инструкторлар эттә нинди сыйфатларны үстереп була икәнен әйтә алалар. Мәсәлән, Герданың цирк трюкларын башкару, шулай ук бию осталыгы бар.

Әгәр дә сез дүрт аяклы дус табарга уйласагыз, диваннарны һәм аяк киемен саклап калу өчен, махсус «чәйнәгечләр» сатып алырга киңәш итәм. Герда өчен без кәҗә мөгезен алдык. Эт аны бик теләп кимерә, шуңа күрә бездә бозылган әйберләр юк.

«Зооүзәк» хезмәткәрләре дә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Безнең бер генә соравыбыз да игътибарсыз калмады. Сүз уңаеннан, без хайванны аннан алдык, чөнки гади этне бәхетле итәргә теләдек. «Зооүзәк» хезмәткәрләренә безнең Герда өчен зур рәхмәт.

Искәндәр Гыйниятуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары: «Хайваннар белән аралашу сезне битараф калдырмас, сынап карагыз»

Кечкенәдән хайваннарга аллергия миндә, шуңа күрә беркайчан да йорт хайваннарым юк иде. Беренче этем күптән түгел, 2021 елның башында барлыкка килде. Без аның белән яңа йортка күченергә әзерләнгәндә таныштык. Эт төзелеш базасындагы будкада бәйдә тора иде. Кайвакыт төзүчеләр аны җибәргәли иделәр, һәм ул поселок буйлап йөгереп йөри иде. Бер көнне ул безнең янга килде.

Кайбер күршеләргә этнең поселок буйлап шулай иркен йөрүе ошамый иде, кемдер балалары аннан курка дип зарланды. Шуңа күрә эт күбрәк бәйдә торды. Шул вакытта без, поселокка килүгә, аны үзебезгә алып китә башладык, һәм, без анда булганда, эт безнең янәшәдә булды.

Эт безнең килүебезне тиз сизеп ала иде – бәйдән ычкынырга теләп өрә, әйтерсең лә: «Сезне көтәм бит, тизрәк алып китегез инде!» - дип хәбәр сала иде.

Өйгә күченгәч, эткә җылытыла торган кечкенә генә оя сатып алдык, ул шунда төн үткәрә башлады, без аны ашаттык, аралашырга өйрәндек. Гыйнварда салкыннар башланды, һәм хатыным Юля этне төнлә өйгә алып керә башлады. Этне үзебездә калдырырга кирәклеге аңлашыла иде.

Мин антигистамин препаратлар туплап алдым, тәмле ризыклар, ятаклар, муенчаклар алдык, төзүчеләргә һәм күршеләргә этнең хәзер безнеке булуын җиткердек, аңа Ума дигән исем куштык һәм бергә яши башладык.

Ул инде ике ел безнең белән яши, әлеге вакыт эчендә бер генә әйбер дә ертылмады, ватылмады, аяк киемнәре, җиһазлар чәйнәлмәде. Йомышларын поселоктан читтә эшләп кайта, бик сирәк өрә һәм зыян салганы юк.

Уманың һәрвакытта да кәефе яхшы, һәрвакыт урамда йөреп кайтырга әзер тора һәм үзен яратканны бик ярата. Без аның безнең гаиләдә булуына бик шат.

Юля белән «Зооүзәк»тәге этләр янына еш барабыз: мин эш буенча, ә ул миңа иптәшкә. Мин муниципаль контракт шартларының үтәлешен тикшергәндә, Юля кайбер этләр белән йөреп кайта.

Узган елның ноябрендә «Зооүзәк»кә зәңгәр күзле хаски этен алып кайтканнар, ул шунда ук Юляның күңеленә үтеп керде. Гыйнвар аенда каникулларда без аны приюттан алып кайттык. Башта аның белән проблемалар булгалады. Приютта эт кыргыйланган, кешеләргә ышанмый башлаган, өлкән яшьтәге ир-атларга агрессив җавап бирә иде. Этнең сәламәтлек проблемалары да бар иде, аны дәваларга кирәклеген аңладык. Ләкин эткә тынычлыкны, кешеләргә ышану хисен кайтаруы күпкә катлаулырак иде. Ул танымаслык булып үзгәрде. Белгечләр дә этнең кешеләр белән яшәүгә җайлашуын, куркыныч түгеллеген, ләкин үз-үзенә игътибарлы караш таләп итүен раслады. Шуннан соң без аңа гаилә эзли башладык.

Хатыным Гамәли зоопсихология ассоциациясенә укырга керде, төрле укыту тәҗрибәләрен үзләштерә башлады, махсус әдәбият белән танышты, һәм бүгенге бәхетле этләребез – бу аның казанышы.

Кайның булачак хуҗалары өчен Юля 18 сораудан торган анкета эшләде. Аны тутыру процессында һәм анкета нәтиҗәләрен өйрәнгәннән соң күп кандидатлар төшеп калды. Нәтиҗәдә, Кай Казанда яшәүче яшь парның яраткан хайваны булды. Безгә аның фотосурәтләрен һәм видеоларын җибәргәлиләр – Кайның яңа гаиләдә чыннан да бәхетле икәнлеген күрәбез.

Безнең бурыч, беренчедән, этне дәвалау, икенчедән, агрессияне бетерү һәм кешеләргә ышанычны арттыру иде. Бу эшне башкарып чыктык кебек.

Кай белән аерылганнан соң берничә ай узгач, безнең башка этләргә берәр ярдәм күрсәтәсе килә башлады. Шул рәвешле гаиләбездә Лео – җиде яшьлек хаски нәселле эт барлыкка килде. Хуҗасы аны ташлаган, үзе «Зооүзәк»кә алып килгән, аннан эт волонтерларга эләккән, ә алардан – безгә. Ул инде ярты ел безнең белән яши, һәм без барыбыз да бәхетле. Бик тыныч, яхшы холыклы, кешеләрне бик ярата, оныкларым белән дә кочаклашырга, йөгерергә һәм уйнарга әзер тора.

Берничә атна дәвамында бездә яшь хаски көчеге яшәп алды. Без аның хуҗасын эзләдек, ләкин табып булмады. Аннары аңа яңа гаилә таптык, хәзер ул җылы һәм уңайлы урында яши, үзен бик яраталар.

Без дүрт этнең тормышында күпмедер дәрәҗәдә роль уйнадык. Бу күпме, әллә азмы? Моны аңлар өчен үзегезгә моны эшләп карарга кирәк. Приют яки урам этен генә өйгә алырга димәгән. Бу теләк кенә түгел, белем, осталык та, ә иң мөһиме – җаваплылык та таләп итә. Иң беренче теләсә кайсы приютка килеп, хайваннарны карауда ярдәм итү дә җитә. Алар белән урамда йөреп керергә, торган урыннарын җыештырышырга, вак-төяк ремонтта ярдәм итәргә, кирәкле азык, инвентарь, мәчеләр һәм этләр өчен уенчыклар алып килергә мөмкин. Хайваннар белән аралашу сезне битараф калдырмаячак. Барып карагыз.

Ралина Минһаҗиева, КФУ студенты: «Миңа һәрчак янәшәдә кемдер җитми иде»

Кечкенәдән этләрне яраттым, әти-әнием белән шәхси йортта яшәдек. Әни озак вакыт хайваннар алырга рөхсәт итмәде, ләкин соңрак мин аны күндердем. Этебез безнең белән 10 еллап яшәде, ләкин, кызганычка каршы, хәзер инде ул безнең арада түгел. Казанга күченгәч, миңа һәрчак янәшәдә кемдер җитми иде. Укудан яки эштән кайтканда мине өйдә көтеп торуларын теләдем.

Бервакыт мин этләр бирү турындагы игъланнары булган сайтларны һәм социаль челтәрләрне карый башладым. Ләкин хайванны мораль һәм физик яктан тарта алачагыма ышанмый идем. Этне акча түләп алмаячакмын дидем, йортсыз һәм хуҗасыз этләр дә җитәрлек бит югыйсә. Минемчә, йортсыз этне алу күпкә яхшырактыр.

Бер кичтә Горки-Әмәт урманында йөрдем һәм этләр йөри торган мәйданчыкны 40 минутлап күзәтеп тордым. Шуннан соң, приютка барып, йорт хайваннарын карыйсы килүемне аңладым. Икенче көнне иртән Столбище авылындагы приютка юл тоттым, ләкин анда зур этләр генә бар иде, ә без фатирда яшибез. Шул чакта безгә «Зооүзәк»тәге этләрне карарга тәкъдим иттеләр. Башта безгә зур йорт хайваннарын күрсәттеләр, аннары көчекләрне дә күрдек. Шунда мин эттән башка өйгә кайтмаячагымны аңладым.

Этебезнең маңгаенда ук рәвешендәге ак тап бар иде, шуңа күрә аны Стрелка дип атадык. Ул вакытта аңа ике айлап кына иде, хәзер Стрелкага дүртенче ай китте.

Адаптация белән кыенлыклар булмады – ул яңа йортка бик тиз күнекте. Йомышларын да тиешле урынга үтәргә өйрәнде, әмма барысы да идеаль гына булмады. Бу тәртипне көйләргә мөмкин һәм кирәк. Стрелка, бик шаян булса да, мине бик тиз аңлый.

Хәзер башка йорт хайваннарым юк. Шәхси йортым булгач, башкаларын да алу турында уйланырга мөмкин булачак. Әлегә бер көчекне лаеклы итеп үстерергә кирәк.

Фото: Денис Гордийко; Диана Хәкимова, Полина Шибалова, Ралина Минһаҗева, Искәндәр Гыйниятуллинның шәхси архивы

Барлык яңалыклар