Консультациягә алдан язылырга кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Гражданнарны кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак. Консультация алу өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр Skype ярдәмендә үз сорауларын бирә алачак.