Ярышлар июнь аенда Казанда узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Софья Великая билгеләп үткәнчә, БРИКС уеннары – спортчыларга үз талантларын һәм осталыкларын күрсәтү өчен менә дигән форсат.
«Әлеге уеннар үз сәләтеңне һәм осталыгыңны халыкара аренада күрсәтү мөмкинлеге. Һәм иң мөһиме, ул Россиядә, бөек спорт тарихы булган илебездә уза. Ә күңелгә иң хуш килгәне – чара искиткеч шәһәрдә, Казанда оештырыла, бу бик шәп», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.
БРИКС уеннары 12-23 нче июньдә Татарстан башкаласында узачак.